Игелекле эшнең иртәсе, киче юк, диләр. Районыбыз халкының миһербанлы, изге күңелле, бердәм булуын күреп, җирлегебездән өлешчә мобилизация чараларында катнашучы солдатларның да күңеле үсәдер.
Илебез иминлеген саклауда теләктәшлек күрсәтү максатыннан җыелган ярдәмнәрнең бер өлеше райондаш егетләребезгә илтеп тапшырылса, бер өлеше, даими рәвештә, тернәкләнү узучы хәрбиләрне аякка бастыруга булышлык итү йөзеннән, госпитальләргә җибәрелә.
Районыбыз волонтерларының изге гамәлләренә мәктәп укучылары да һәрдаим актив кушыла.
Советлар Союзы Герое, каһарман райондашыбыз Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләребезгә ярдәм итү максатыннан «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән игелекле акция уздырганнар. Акциядә мәктәпнең укытучылар, укучылар коллективы, әти-әниләр катнашкан. Алар бердәм рәвештә гигиена кирәк-яраклары, җылы оекбашлар, бияләйләр, иммунитетны күтәрү өчен суган, сарымсак җыйганнар. Барлык тупланган ярдәмне Za Родину! Za Мир! волонтерлар төркеменә тапшырганнар.
Әлеге төркемнең әйдәп баручы волонтеры Ирина Галәветдинова: «Мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Салавыч лицее, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул мәктәбе һәм балалар бакчасы, Борнак башлангыч мәктәп коллективлары да зур ярдәм алып килделәр.
Укучыларның илебез иминлеге өчен чын күңелдән ярдәм итүләренә сөенәбез. Һәр мәктәптә ватанпәрвәр балалар укый. Һәркайсына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт! Медикаментлар белән булышкан «Ваш доктор» медицина үзәге, үзебезнең волонтерлар төркемендәге егетләргә дә зур рәхмәт! Бүген алар белән чираттагы сәфәр өчен гуманитар йөкне әзерлибез. Бу юлы сугышчыларыбызга ике машина да алып барабыз».
Шагыйрь язганча:
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Гөлйөзем Маннапова
Чыганак: baltaci.ru