И.Н.Ульянов исемендәге дәүләт педагогия университетында Ульяновск өлкәсенең Гражданлык форумы узды.
Хәзер инде традициягә кергән мәртәбәле форумда активистлар, НКОлар һәм ТОСлар, хакимият органнары вәкилләре – төбәгебез халкын борчыган проблемаларны хәл итүдә катнашырга теләүчеләр һәм әзер булучылар катнашты.
Өлкә форумы мәйданчыгында Яңа Малыклы районының Әбдери һәм Иске Исәнтимер авылларында уңышлы гына эшләп килүче “Әбдери” һәм “Чишмә” ТОСлары активистлары тырышлыгы белән оештырылган бай эчтәлекле күргәзмәләрдә татар халык ашлары, уңган хуҗабикәләрнең кул эшләре үрнәкләре белән танышырга мөмкин иде.
Чыганак: emet73.ru