21 декабрь көнне Казанда “Туган авылым” комплексында II Төбәкара «Каз өмәсе ярминкәсе» ярминкәсе булды. Башкалабызда бу көнне хәвеф-хәтәр булу сәбәпле әлеге җыенны уздыруга шактый үзгәрешләр кертелде. Беренче чиратта күңел ачу чаралары тулысы белән туктатылды. Районнардан килгән сәнгать осталары чыгышын, “Әкият” курчак театры тамашасын бүтән елларда күрергә насыйп булсын.
Ярминкәгә каз продукциясе җитештерүчеләр, ат итеннән әзерләнгән ашамлыклар һәм милли кием сатучылар барысы 50 якын сәүдә ноктасы килгән иде. Шулай ук ярминкә конендә “Туган авылым” комплексында Бөтендөня татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма җитәкчелегендәге вәкилләре дә җыелды. Максатыбыз, ел әйләнәсендә башкарылган эшләрне барлау, киләсе елга максатларны билгеләү.
Киңәшмә эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Мостафин Данил Мәхмүт улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Низамова Ләйсән Гаптелхан кызы һәм башка җитәкчеләр катнашты.