tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның “Дуслык Йорты”нда “Чыршы бәйрәме” узды
Омскиның “Дуслык Йорты”нда “Чыршы бәйрәме” узды

Омскиның “Дуслык Йорты”нда “Чыршы бәйрәме” узды

Узган ял көнне Омскиның “Дуслык Йорты”нда балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте. Ел саен уздырыла торган Яңа ел бәйрәме бары тик җәмәгатьчелек активистлары көче белән генә оештырыла. Анда татар мәләниятенә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Үсеп килүче буын өчен уздырылган быелгы бәйрәм “Ибир” һәм “Иртеш” татар оешмалары җитәкчесе Алимбаев Тамир Алимбаевич ярдәмендә, “Ибир” татар мохтарияте башкарма директоры Марат Катыров, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Мищенко тырышлыгы белән оештырылды.

Сәгать өч тулганда “Дуслык Йорты”ның фойесы балалар һәм аларның әти-әниләре, әбиләре белән тулды. Күңелле татар көйләре яңгырады. Бәйрәм тамашасы башланганчы балаларга күңелсез булмасын өчен төрле уеннар оештырылды. Балалар
Кыш бабай белән Кар кызын шау-гөр килеп каршы алдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Аяныч, чират торып сәләтләрен күрсәтергә тырышучылар арасында татарча шигырь сөйләүчеләр, җыр башкаручылар бармак белән санарлык кына булды… оештыручылар аларны игътибарсыз калдырмады – чыршы янына чакырып алдылар һәм бүләкләр тапшырдылар, ата-аналарына, балаларына туган телләрен өйрәткән өчен, мактау һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*