Камышлы районы Балыклы авылы мәдәният йортында «Кышкы романс» дип аталган ретро-концерт булып узды. Әлеге проектның авторы — Балыклы авылы мәдәният йорты мөдире Линар Сәгыйть улы Абсаттаров:
– 2016 елдан мин хезмәттәшләремне ретро-концертка җыя башладым. Проектның максаты — 80-90нчы еллардагы татар халык һәм эстрада җырларын, романсларын саклау. Хәзер бу проект район дәрәҗәсенә кадәр үсте. Хезмәттәшләремә, дусларыма һәм җитәкчеләремә рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим.
Концертта Балыклының һәм Камышлы районының үзешчән артистлары катнашты. Алар тамашачыларны моңлы җырлары, күңелле биюләре һәм мәзәкләре белән сөендерделәр.
Чыганак: samtatnews.ru