tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме узачак
Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме узачак

Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме узачак

Әлеге чара күптапкырлар район Сабантуе батыры исемен яулаган һәм яшь көрәшчеләр үстергән Мәксүд Зыятдин улы Хөснетдиновның истәлегенә багышлана.

Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.

Яшь чагында ул 12 ел рәттән район сабан туенда берәүгә дә бил бирмәгән, шуның өстенә биш мәртәбә Буада, ике тапкыр Чувашия Республикасының Батыр районында һәм бер тапкыр Сембер өлкәсенең Чардаклы районында абсолют батыр булып танылган.

Милли көрәш ярышы 2025 елның 24нче январенда «Алтын» спорткомплесында узачак. Башлана 10.00 сәг.

Чарада район, республика һәм тирә-як өлкәләрдән килгән оста көрәшчеләр катнашачак. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ ачып җибәрәчәк.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*