Бүген Казан шәһәре Совет районының “119нчы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирү балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә “Балаларда әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләү-бүгенге көн таләбе” исеме астында күчмә утырышы узды.
Чарада Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы катнашты. 3 сәгатьлек программа эчендә тәрбиячеләр балалар бакчасы мөдире Кадрия Наил кызы белән берлектә борынгы гореф-гадәтләрне искә төшереп (яңа кием һәм икмәк пешерү белән бәйле гореф-гадәт), балалар белән театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Шулай ук чараның барышында кунаклар күннән ачкычка элгеч (брелок) ясау остаханәсендә катнаштылар, татар милли киемнәр дефилесына тамаша кылдылар, авторлык мультфильмы белән таныштылар.