tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап – ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте
Китап – ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте

Китап – ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте

 

Китап укырга яратасызмы? Өегездә шәхси китапханәгез бармы? Бу сорауга җавап күп очракта “юк” дигән сүз булыр. Чөнки китаплар күп урын алып тора, ә кирәк мәгълүматны тиз генә интернеттан да табып алырга мөмкин. Шу­лай итеп, китаплар кулланыштан бөтенләй чыгармы икән?

Бу турыда Россиядә бердәнбер уникаль проект булган «Экокнига» букинистик кибетләр челтәре җитәкчесе Рузил Идрис улы Бурангулов белән әңгәмәдән соң, шәһәребездә китап сөючеләр шактый күп булуына инанып, бик куандык.

Рузил 2004 елда икенчел чимал җыю белән шө­гыль­ләнә башлый. “Втормар­кет” базасына металл да, пыя­ла да, макулатура да ките­рә­ләр. Шушы кирәкмәгән әй­берләр арасында китаплар да бар.

– Күп, бик күп китап ки­те­рәләр безгә. Макулатура­ны сортларга аерганда, бө­тен­ләй яңа, матур тышлы, кыйммәтле китаплар да очраш­тыргалый. Әлбәттә ин­де, аларны эшкәртүгә җи­бә­рергә кул күтәрелми. Без аларны аерым җыя башладык. Күпмедер вакыттан соң китаплар саны шактый булуына игътибар иттек. Менә шул вакытта, 2021 елның сентябре иде бугай, бу басмалар безгә генә түгел, башка кешеләргә дә кирәк булырга мөмкин, дигән фикер килде башыма. Һәм, бу китапларны якташларыбызга тәкъдим итеп карау өчен, 80 кв метр­лы кечкенә генә кибет ачарга булдым. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Братьев Корос­телевых урамында урнашкан иде, – ди әңгәмәдәшем. – Әйбәтләп шомартылмаган кы­тыршы такталардан ясалган киштәләр беренче сатып алучыларны куркытмадылар, киресенчә, кибет интерьерына ниндидер үзенчәлекле стиль өстәделәр, – дип искә ала Рузил беренче адымнарын.

Социаль челтәрләр яр­дә­мендә “Экокнига” дип аталган беренче букинистик кибет ачылу турындагы мәгълүмат тарала башлый һәм шәһәр халкының укылган иске китаплар белән кызыксынуы ачыклана. Рузил сүзләренчә, кешеләрне, нигездә, матур әдәбият түгел, ә совет еллары классикасы, элеккеге медицина әдәбияты, психология, интернетта табып булмый торган техник әдәбият, иске совет әлифбалары, каты яки йомшак тышлы балалар китаплары кызыксындыруы сизелә. Китап сөючеләр шрифтка, иллюстрацияләргә, авторларына игътибар итә­ләр. Совет әдәбиятына, шул чор дәреслекләренә ихтыяҗ зур булуы ачыклана. “Эко­книга” клиентлары 1950 еллардан соң басылган дәреслекләр эз­лиләр. “Чөнки аларда мәгъ­лүмат аңлаешлы телдә, “сусыз” бирелгән, диләр. Шунан соң без иске, кыршылган китапларны да сатуга куя башладык. Аларның нинди кыйммәткә ия һәм хәзерге кешегә никадәр файдалы булуын аңладык. Инде беркайчан да кабат басылып чыкмаячак белем чиш­мәләрен үз кулларың белән юк итү – зур җинаять, минемчә. Бу китаплардагы хәзинәне интернеттан да та­ба алмассыз. Аңлыйсызмы? Завод тәүлек эчендә 100 тонна макулатура юк итәргә сәләтле, һәр тоннада якынча 2500 китап. Күз алдына китерәсезме? Бу көн саен басылып чыккан китап­ларга караганда, берничә тапкырга күбрәк. Берникадәр вакыттан китаплар бөтенләй булмаска да мөмкин бит”, – ди Рузил.

2024 ел башына “Экокнига” инде 500 000нән артык китап ассортименты туп­ланган китап кибетләре чел­тәренә әверелә. Бүгенге көндә Самараның Дыбенко урамы, 26 (Космопорт сәүдә үзәге янында), Партизанская урамы, 55Е (Киевская һәм Тухачевская урамнары киселешендә) һәм Спортив­ная урамында тимер юл вокзалы янында өч кибет эшләп тора. Киштәләрдә детективлар, хатын-кызлар ро­маннары, балалар һәм фән­ни-популяр әдәбият, дәрес­лекләр, белешмәләр, классик әсәрләр, журналлар тезелеп тора. Шулай ук складта да 1,5 миллионнан 3 миллионга кадәр китап саклана.

– Сүз уңаеннан, бездә бик күп татар китаплары, мәшһүр классикларыбыз әсәрләре туп­ланды. Ләкин без аларны кибетләрдә сатуга куймыйбыз. Әгәр кемгә дә булса кирәк икән – укырга бирә алабыз. Аларны Дыбенко ура­мындагы кибеттән алып торырга, аннары, башкалар да укый алсын өчен, кире кайтарырга кирәк булачак. Бездә, шулай ук, китап алмашу мөм­кинлеге дә бар. Бу схеманы социаль чел­тәрләр аша оештырдык һәм ке­шеләр аннан бик теләп файдаланалар.

Самарада 1200000гә якын кеше яши. Социаль чел­тәр­ләргә язылучылар санына караганда, безнең проект турында 15,5 меңнән артык кеше белә. Ә миллион кеше белә, дип күз алдына китерсәк? Ул вакытта без күпме китап саклап кала алачакбыз бит! Никадәр кеше аларны укый һәм файдалана алачак! Күпме кызык­лы һәм сирәк китаплар, туалет кәгазенә әверелмичә, икенче сулыш алып, китап киш­тәләрендә урын алып торачаклар. Безнең букинистик ки­бетләр китап укуны популярлаштыруга ярдәм итә, белем һәм зирәклек чыганагы буларак, китапка карата хөрмәт тәрбияли. “Экокнига” революциягә кадәр басылып чыккан сирәк китап­ларны икенчел чимал буларак эшкәртүгә җибәрми, ә рәхмәтле сатып алучылар кулына тапшыра, – дип аңлата изге күңелле Бурангулов.

Проектның социаль чел­тәре битендә һәм сайтында шәһәребез кунаклары калдырган бәяләмәләргә караганда, Россиядә мондый масштабтагы экологик проектлар башка шәһәрләрдә юк. “Экокнига” кибетләре өч ел эчендә Самарада гына тү­гел, башка шәһәрләрдә дә по­пулярлык казанган. Туристлар һәм проект турында белгән шәһәр кунаклары, һич­шиксез, бу кибетләргә ке­реп чыгарга тырышалар. Моннан тыш, кайбер сатып алучылар Самарага нәкъ менә шушы “Экокнига”дан китаплар сатып алу өчен ки­ләләр икән. Проектка нигез салучы Рузил Идрисовичны Казан радиосы һәм башка мас­сакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре әңгәмәгә чакыралар, тәҗрибә уртаклашуын соралалар.

Җитәкче аңлатуынча, команда хәзерге вакытта бу проект турында мөмкин ка­дәр күбрәк кеше белсен иде, дип тырыша. Россиянең башка шәһәрләрендә дә шундый ук кибетләр эшли башласа, әлбәттә, шәп булыр иде. Ләкин, Рузил әфәнде иле­безнең барлык почмак­ларыннан китапларның Самарага агылуын кулайрак күрә. «Экокнига», үз төрендә бердәнбер уникаль проект буларак, юкка чыгуга дучар ителгән китапларга икенче тормыш бирә. Проект китапларны мәдәни мирас итеп саклауны, утильләштерү проблемасын яктыртуны һәм игътибарны экология проблемаларына җә­леп итүне, кыйммәт бәягә яңа китап­лар бастырганчы, укылган ки­тапларны кабат куллану мөм­кинлеген төп мак­сат итеп куя. Бу проектның уңышы башка шәһәрләрдә дә китапларны утильләштерү проблемасына игътибар бирергә мәҗбүр итәчәк, дип өметләнә ул.

“Экокнига” эшчәнлегенә шәһәр администрациясе дә, төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев та игъ­тибар иткән. Чөнки про­ектның уникальлеге өлкәгә туристларны җәлеп итү коралы булып тора. Рузил Идрисович “Экокнига” проекты турында нигезләмә дә әзер­лә­гән. Тиздән әлеге документ барлык җирле министр­лыкларга, шул исәптән Мә­гариф министрлыгына да җит­кереләчәк.

– Педагоглар да безнең ки­бетләргә еш киләләр һәм беркайда да сакланмаган яки бик кыйммәт торган сирәк басмаларны табып алалар. Ә бездә бу китаплар 30 – 100 сум тора. Элек Самарада китап базары бар иде, аны күптән яптылар инде. Хәзер “Птичка” базарында бер­ничә бабай, җиргә җәйгән ке­ләмнәргә тезеп, иске китап­лар белән сату итә. Ләкин, миңа калса, тиздән алар да булмаячак. Сүз уңаеннан, без “Птичка” базары районында үзебезнең киләсе кибетебезне ачарга планлаштырабыз. Ул бит тимер юл тукталышы янында урнашкан, – дип елмая эшмәкәр, уникаль, сирәк басмалар темасына кайтып. – Алар биредә музей экспонаты буларак аерым сакланалар. Әгәр кемдер аларны сатып алырга тели икән, вакыт узу белән яңа хуҗаларда аңардан котылырга теләк тумасын, буыннан-буынга кү­чеп барсын өчен, без инде аны кыйммәт бәягә сатабыз, яки чын бәяләүчеләргә бүләк итеп бирәбез. Мәсәлән, күптән түгел кулыбызга бер студентның ерак 1927 елда каләм белән бик матур итеп язган курсовой проекты һәм лекцияләре килеп эләкте. Бу табышны без Самараның 22нче санлы мәктәбенә бүләк иттек. Язмаларга карап, хәзерге укучылар кешеләрнең элек нинди кыенлыклар белән укуларын күрсеннәр, һәм безнең балалар бүгенге уңайлыкларны кадерләсеннәр иде, дип тырышабыз.

Урта мәктәпне Совет чорында тәмамлаган 5 бала әтисе буларак, Рузил әфәнде ул еллардагы мәгариф сис­темасын кайтару яклы. Макулатураны сортларга аерганда, кызыклы дәреслекләр килеп чыкса, ул аларны өенә алып кайтып, балалары бе­лән бергәләп укый икән. Бү­генге китаплар буенча аң­лашылмаган темаларны ис­ке дәреслекләрдән укып тө­шенәләр. “Минем гаиләдә ба­рысы да укырга ярата. Балалар шулай ук китапларны тикшерүдә, сортларга аеруда катнашалар. Әйе, алар өчен заманча китаплар һәм энциклопедияләр бик күп. Ләкин бик кыйммәт. Ки­рәкле мәгълүматны интернеттан да табарга мөмкин, өстәвенә, бушлай. Әмма, бала үзенә кирәкле нәрсәне тапканчы, күпме кирәкмәгән мәгъ­лүмат күрәчәк”, – ди зур гаилә башлыгы.

– Кибет киштәсенә китап­лар ничек эләгә?

– Сатуга куяр алдыннан китапларны тикшерәбез, мах­сус санитар эремә белән эш­кәртәбез. Аннары алар ки­бетләргә китәләр. Анда жанрлар, тематика буенча сортларга аерылалар һәм сатуга чыгалар. Пычрак, нык таушалган, битләре ертылган сирәк китаплар да очрый. Без аларны да сатуга куябыз, чөнки бу хәзинәнең кемгәдер бик кирәк булачагын аңлыйбыз. Шушы көннәрдә 1900 елда чыккан күз авырулары турында бик сирәк китап таптык. Беренче 4 бите юк. Шулай да без аны сатуга чыгардык.

“Втормаркет” фир­ма­сы­ның 4 кабул итү пункты һәм төп базасы бар, ә җәен кешеләр макулатура буларак тапшырырга теләгән китапларны турыдан-туры кибетләрдә кабул итәләр. Барлык пунктлардан китаплар Заводское шоссе, 5Б йорт, 7 корпус адресы буенча урнашкан икенчел чимал җыю базасына килә һәм анда сатуга әзерлек этабы уза.

Моның белән махсус кеше шөгыльләнә. Ләкин нервыларымны тынычландырырга кирәк булганда, мин үзем дә шунда барам һәм китаплар арасында казынам. Бу мине бик тынычландыра. Без­нең кибетләргә дә кайчак китап­лар арасында дөньясын оныткан кешеләр килә. Алар еш кына термос белән чәй яки кофе алып киләләр дә көн буе укыйлар, – дип уртаклаша танышым.

– Грантлар алырга дәгъва иткәнегез бармы?

– Юк. Мин әлегә андый ихтыяҗ күрмим. “Экокнига” минем өчен бизнес түгел, проектны акча эшләү өчен башламадым. Артык акча кешене боза бит. Белемгә тартылган, әмма акчасы булмаган кешеләр кирәкле китабын сатып алып, укый алсын өчен тырышам. Шуңа күрә бу проектны популярлаштыру, таныла торган итәргә ярдәм итсеннәр өчен, ха­кимиятләргә мөрәҗәгать итәм, әлеге проект белән горурлануларын телим. “Экокнига” – Самараның беркемдә дә булмаган “фишка”сы, башкаларга үрнәк булсын иде. Минем команда асфальт аша шытып чыгарга тырышкан үсемлек кебек. Әгәр кирәк булса, без башка төбәк активистларына да шундый ук проектны эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәкбез. Алар үз атамаларын уйлап таба алалар, безнең өчен бу принципиаль түгел. Максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк китапларны саклап калу һәм кешеләргә ярдәм итү.

Мин җирле хакимият­ләр­дән икенчел чимал кабул итү пунктлары санын арттырырга ярдәм итүләрен сорыйм. Хәзерге вакытта Стара Загора, 57А, Дыбенко, 26, Аэродромная, 81А, Братьев Корос­телевых, 47 адреслары буенча пунктлар эшләп килә. Бу пунктларда макулатура, консерв банкалары, пыяла, плас­тик тапшырырга һәм моның өчен акча алырга мөмкин. Шәһәргә дә яхшы – чистарак була, кешеләрнең кесәсенә дә аз булса да акча керә. Бу пунктлар никадәр күбрәк булса, күпфатирлы йортлар янындагы чүп контейнерлары шулкадәр азрак булыр иде. Һәм китаплар күбрәк чүп­леккә түгел, ә киштәләргә эләгер иде, – ди Рузил.

Заводское шоссе, 5Б йорт, 7 корпус адресы буенча урнашкан төп базада “Втормаркет” фирмасы өлкәннәр һәм балалар өчен экскурсияләр дә үткәрә. Анда чүп-чарны аерып җыю, эшкәртүгә күпме китап китә, макулатура һәм полимерлар ничек эшкәртелә, поддоннар ничек ясала – барысын да күреп белергә була. Бер уңай­дан китап сайлап алырга да мөмкин. Экскурсиягә 8-927-655-58-62 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Шулай ук, “Втормаркет” фирмасы һәм “Экокнига” проекты “ЕВИТА” хәйрия фон­дына ярдәм итеп торуы ту­рында да әйтеп үтмичә булмый.

Цифралы технологияләр үсешенә карамастан, китап тормышыбызның мөһим элементы булып кала бирә. Мондый инициативалар яр­дәмендә без уку культурасы яшәячәгенә һәм алга таба үсәчәгенә өметләнә алабыз.

Эльмира Сәйфуллина, Самара өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*