Бүген, 11 февральдә, Милли китапханәнең MON мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби музыкаль тамаша узды. Ул «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучыларның бер ел дәвамында иҗат иткән эшләренә йомгак ясады. Тамаша Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм яшь иҗатчылар тарафыннан сәхнәләштерелде.
«Әдәбият дөньясы – ул хыялый бер мохит. Күргәнсездер, без бүген барыбыз шушы хыялга чумдык. Әгәр без киләчәгебез турында кайгыртабыз икән, нәкъ менә бүгенге кебек чаралар безгә бик кирәк. Ә инде шундый матур эшләр эшләнелә икән, димәк безнең телебезнең киләчәге дә якты булыр дип өметләнәм», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.