Әби-бабаларыбызның, нәсел-нәсәбебезнең тамырларын белү ни өчен кирәк? Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Бу сорауларга җавапны «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында эзләделәр.
Әлеге бәйгене моннан ун ел элек Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин оештырып җибәргән. – Бу эшкә без һәр кеше җиде буын әби-бабасын белсен, нәсел тарихын өйрәнсен дигән теләк белән тотындык. Аннан соң, күп кеше ике буын туган, өч буын туганнарын да рәтләп белми. Тарих төпкелендә актарына торгач, алары да килеп чыга, туганнарын белсеннәр, күбәйсеннәр, дидек. Бергәләп яшәү күңеллерәк тә, җиңелрәк тә бит. Көннәрдән беркөнне кеше: «Бу якты дөньяда мин ялгызым гына калдым», – дип әйтерлек булмасын. Ә андыйлар, ни кызганыч, шактый күп, – диде ул.
Конкурс 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Шәҗәрәне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча китерергә яисә электрон рәвештә [email protected] адресы аша тапшырырга була.