Язучылар, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «Тукай йолдызлыгы» дип аталган ябык конкурс игълан ителде.
«Конкурс Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән белән оештырыла», дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Конкурста катнашу өчен әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апрелендә уздырылачак.
Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр һәм дәрес планнары кабул ителә.
Конкурста катнашучыларның исемнәре жюри әгъзаларына белдерелмәячәк.
Бер номинациядә бары тик бер әсәр белән генә катнашып була.
Текстларны тапшыру шартлары: Текстларны «MS Word» форматында («Times New Roman» шрифты, 14 pt, 1,5 интервал) [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк (ZIP программасында архивлап юлларга мөмкин). Бәйгегә тәкъдим ителә торган әсәрнең титул битендә фаразланган номинация күрсәтелергә тиеш. Әсәр аерым файлда беркетелергә һәм латин графикасында «Avtor_Nazvanie» дип исемләп җибәрелә. Әсәр тексты белән бергә автор турында анкета тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны; кыска иҗади биографиясе; индекс күрсәтелгән почта адресы, өй һәм мобиль телефон номерлары, электрон адрес, әсәр исеме һәм аны язу датасы. Бу белешмәләрдән башка текстлар каралмаячак.
Конкурсның нигезләмәсе
- Әлеге конкурсның максаты: татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итәргә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шагыйрь иҗатына, шәхесенә игътибарны арттыру.
- Җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары» әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк.
Чыганак: tatar-inform