Тубыл шәһәре себер татарлары милли мәдәни автономиясе җирле язучыларыбызның иҗатын популяштыру максаты белән ел саен викторина үткәрә. Быел Якуб Камали улы Зәнкиевның тормышына, иҗатына багышланган викторинада катнашучылар арасында мәктәп укучылары күп булыр дип көтеп калабыз. Викторинаның нәтиҗәсе Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап оештырылачак. Җиңүчеләрне Дипломнар һәм бүләкләр көтә.
1.Язучы Я.К.Зәнкиев кайчан һәм кайда туган?
2.Я.К.Зәнкиев белем алган уку йортлары?
3.Я.К.Зәнкиевның нинди әсәрләрен беләсез? Беренче әсәре ничәнче елда, кайсы басмада басыла?
4.Я.К.Зәнкиевның әсәрләрен рус теленә кемнәр тәрҗемә итә?
5.Я.К.Зәнкиевның әсәрләрендә себер татарларының нинди гореф-гадәт йолалары тасвирланган?
6.Язучы Я.К.Зәнкиев нинди газета –журналлар белән тыгыз элемтәдә эшләгән?
7.Кайсы танылган язучы Я.К.Зәнкиевның китап язу теләген хуплый?
8.Язучы ничәнче елларны Бөек Ватан сугышында катнашкан?
9.Я.К.Зәнкиев нинди медальләр, орденнар белән бүләкләнгән?
11.Тубылда Я.К.Зәнкиев исеме бирелгән урамнар бармы?
12.Язучы Я.К.Зәнкиев иҗатында нинди жанрга өстенлек бирелгән?
13.Язучының кайсы әсәренә өстенлек бирелә?
14. Язучы күп еллар кайсы авылда яши?
15.Я.К.Зәнкиев кайсы романы өчен кайчан дәүләт бүләгенә ия була.
16.Я.К.Зәнкиев әсәрләрендә кайсы шәхеснең язмышы күңелегездә тирән эз калдырды?
17.Я.К.Зәнкиевның мактаулы исемнәре, бүләкләре?
Язучы Якуб Зәнкиев турында викторинага сораулар якташыбызның иҗатын яратучылар өчен әзерләнде.
Тубыл шәһәре себер татарлары автономия рәисе Зәйтүнә Тычинских.
Фотолар Римма Өметбаеваның һәм Нур Зәнкиевның шәхси архивыннан тәкъдим ителде.