tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәт өчен бүләк
Хезмәт өчен бүләк

Хезмәт өчен бүләк

Тубыл районы, Вәчир авылы китапханәчесе Зөләйха Фазылова күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Төмән өлкә Думасының Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

«Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре» фестиваленең ябылуы уңаеннан, Зөләйха Абдулла кызына бүләкне район башлыгы Леонид Митрюшкин тапшырды.

Зөләйха Абдулла кызының китапханәче булып эшләү стажы – 22 ел. Аның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә укучылар даими рәвештә китапханәгә йөриләр, Зөләйха Фазылова үз эшендә һәркемгә индивидуаль якын килеп, чараларда яңа китапханә формаларын куллана.

Тубыл районы яңалыкларыннан.

(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*