10 март көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәчете мәдрәсәсендә 90 кешелек ифтар оештырды.
Кунакларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде. Ул әлеге мәҗлесне гадәти генә ифтар түгел, ә татар яшьләрен берләштерү, аларны үзара аралаштыру чарасы булуын да ассызыклады.
Мәҗлеснең 255 еллык бай тарихка ия булган Апанай мәдрәсәсендә узуы очраклы түгел. Биредә өч гасырга якын тырыш, белемле, алдынгы карашлы татар яшьләре җыелган, дин һәм тел һәрчак янәшә атлаган. Без дә үз тарихыбызны, ата-бабаларыбызның мирасын, гореф-гадәтләребезне саклап, аларның эшен дәвам итәргә тиешбез. Шуңа күрә дә мәҗлеснең нәкъ менә шундый тарихи урында узуы зур әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков да кунакларны сәламләп, үзләренең уй-фикерләрен җиткерделәр.
Апанай мәчете мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров мәдрәсәнең бай тарихы белән таныштырды. ТР Мәдәният министрлыгында иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов Иске Татар бистәсе, аның үзенчәлекләре һәм шундагы мәдрәсәләрдә белем алган күренекле шәхесләр турында сөйләде. Чара вәгазьләр тыңлау һәм үзара җылы аралашу белән алып барылды.
Берничә ел Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булып эшләгән Гөлназ Бәдретдин ифтарга килгән гүзәл затларга «абыйстайлар» дип эндәште. Һәм алга таба әлеге сүзнең олы яшьтәге хатын-кызларга карата гына кулланылмавын ассызыклап, аның килеп чыгышын, ни рәвешле үзгәртелүен аңлатып китте. Моннан тыш, Гөлназ Бәдретдин татар халкының киләчәге хатын-кызлар кулында булуын да билгеләп узды:
– Мин сезне татарча сөйләшергә өндим. Кемдер ислам динендә милләт юк дияргә ярата. Аллаһы Тәгалә безне татар булып яраткан, милләтләрне булдырган, шуңа күрә телебезне дәрәҗәле рәвештә саклыйк. Татар милләтенең киләчәге сезнең кулда, – диде ул.
Кызыклы һәм файдалы аралашулардан соң мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе узды. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәновка «Иман» оешмасының рәхмәт хатын тапшырды. Авыз ачканнан соң да фикер алышулар дәвам итте. Мәҗлес ахырында Нияз хәзрәт Сабиров вәгазь сөйләп, Коръән укыды һәм мәҗлесне тантаналы рәвештә йомгаклады.