Россия – күп милләтле һәм күп динле дәүләт. Бүген бик күп мөселманнар СВО зонасында үзләренә йөкләнелгән сугышчан бурычларны намус белән үтиләр. Изге Рамазан аенда аларның күбесе ураза тота.
Илебез язмышына битараф булмаган дин кардәшләребез – Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете мөселманнары шушы көннәрдә генә сугышчыларга сәхәр ашау һәм ифтар кылу өчен кирәкле булган ризыкларны – төрле сорттагы хөрмә җимешләрен, хәләл иттән эшләнгән тушенкалар, консервалар һәм колбасаларны җыеп озаттылар. Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Илгиз улы Хисамов белән спорт көрәше федерациясенең попечительләр советы вәкиле Марат Дамир улы Мухитов әлеге азык-төлекне һәм башка гуманитар ярдәмне Курск өлкәсенә, сугышлар барган линиягә илтеп тапшырганнар.
Кызыл Байраклы, Кутузов орденлы 104 нче гвардияле десант-штурм полкы командиры гвардияле полковник Александр Тувайкин Ватанны саклаучыларга тотрыклы рәвештә гуманитар ярдәм һәм СВОга булышлык күрсәткән өчен Марат Хисамов белән Марат Мухитовны истәлекле медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.
Чыганак: emet73.ru