Бүген, Нәүрүз бәйрәме көнендә, Төркиянең Стамбул шәһәрендә төрки халыкларның кардәшлек җыены узачак. Стамбул шәһәре Мэриясе каршындагы Төрки халыкларның мәдәнияте паркында узачак чарада зур концерт, Нәүрүз котлаулары һәм кич Ифтар программасы көтелә.
Татарстан мәдәниятен Төркиядә танытуда актив эшчәнлек алып баручы музыка белгече, автор-башкаручы, композитор һәм Анталия шәһәрендәге “Татарстан мәдәнияте җәмгыяте” җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова бу чарада Татарстанның бай мәдәниятен тәкъдим итәчәк. Ул тыңлаучыларга Габдулла Тукай шигырен һәм халык моңнарын яңгырату белән бәйрәмнең рухын тагын да арттырачак.