tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе катнашучылары «Татмедиа» агентлыгында экскурсиядә булды
«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе катнашучылары «Татмедиа» агентлыгында экскурсиядә булды

«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе катнашучылары «Татмедиа» агентлыгында экскурсиядә булды

VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры кысаларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында рәсми экскурсия узды. Экскурсия кысаларында катнашучылар «Татмедиа»ның мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштылар. Кызлар һәм егетләр «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын» журналлары, шулай ук «Тәртип» радиосы редакцияләрендә булдылар.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина һәм аның урынбасары Зилә Дәрҗеманова редакция эшчәнлеге турында сөйләде. Алар якын киләчәктәге планнары, яңа проектлар һәм актуаль темалар турында уртаклашып, яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән идеяларын җиткерделәр. Очрашу барышында Энҗе Габдуллина иҗат төркеменең тырышлыгы һәм профессионаллыгы, Зилә Дәрҗеманова исә яшь авторларның журнал белән хезмәттәшлеге турында әйтте.

Алга таба катнашучыларны «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» редакцияләренә чакырдылар. Журналларның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова журнал чыгару эшчәнлегендә катнашучы коллектив белән таныштырды. Соңрак әлеге редакциядәге очрашу әңгәмә белән дәвам итте һәм укучылар өчен кызыклы викторина белән төгәлләнде. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева исә радио эшчәнлеге һәм әлеге мәгълүмат чарасының үзенчәлекләре, радиодагы заманча трендлар һәм яңартылган проектлар хакында сөйләде.

Катнашучылар биредә татар матбугатында актуаль темалар һәм традицияләр турында күп кенә мәгълүмат алды. Әлеге экскурсия барышында кызлар һәм егетләр мөхәррирләрдән татар журналистикасының уңышлары һәм кыенлыклары, татар телендә эшләүче массакүләм коммуникация чараларының әһәмияте турында яңалык белән танышты.

VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең III туры татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган уңышлы чара булып тора. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла, укучы яшьләрнең үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирүне максат итеп куя.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*