tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты
Васил Шәйхразыев мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты

Васил Шәйхразыев мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургка сәфәре барышында, Төньяк башкаланың Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк- Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев белән очрашты. Равил хәзрәт Панчеев Васил Шәйхразыевны Җәмигъ мәчете, аның тарихы белән таныштырды.

Санкт-Петербург шәһәрендәге гыйбадәт йортына нигез 1910 нчы елда салына. Җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручыларның берсе – танылган мәгърифәтче Габдулла Баязитов. Ул 1881 елда Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән, Россия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда рәсми рәвештә мәчет төзү өчен ил буенча акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*