tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Хәерле кич” тапшыруының яңа чыгарылышы

ВИДЕО: “Хәерле кич” тапшыруының яңа чыгарылышы

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп укучылары “Мин. Сугыш. Минем гаилә» проектын белэн чыга. Ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Инде күпме бала үзләренең ата-бабаларының сугыш һәм тормыш юлы белән таныша. Ралина Шәехова әнисе белән өлкән бабалары сугыш ветераны Габдулла Шәех улы Шәеховның тормыш һәм сугыш юлларын барлый.

Зөлфәридә Солтан кызы Шәймәрдәнова Татарстан кызы. Элеккеге Калинин, бүгенге Минзәлә төбәге Байсар авылында 1925 елда туган. Узган гасырның 30-нчы еллар афәте Зөлфәридә апаның гаиләсен читләтеп узмый. Бабасын кулак гаиләсе дип талап, Себергә куалар. Зөлфәридә апа 17 яше тулуга фронтка алуын сорап, хәрби комиссариатка гариза яза. 1943 елда чакыру ала. Мәскәү шәһәрен сакларга җибәрәләр, соңрак Польшада хезмәт итә. Германия чигендә Җиңүне каршы ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*