tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Фаткуллин – спорт остасы
Рөстәм Фаткуллин – спорт остасы

Рөстәм Фаткуллин – спорт остасы

Ульяновск өлкәсе физкультура һәм спорт министрлыгының коллегиясе утырышында “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыруга, спорт инфраструктурасы үсешенә бәйле мәсьәләләр каралды. Утырышта Губернатор Алексей Русских катнашты.

“2024 елда гына да Ульяновск өлкәсе территориясендә өч меңнән артык физкультура-спорт чарасы һәм иллегә якын спорт ярышлары үткәрдек. Өч җиңел атлетыбыз Парижда паралимпия уеннарында үз осталыгын күрсәтте. Хәзерге вакытта төбәктә яшәүче халыкның 66 проценттан артыгы физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә, бу – безнең зур эшебезнең төп нәтиҗәсе. Киләчәктә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар тагын да күбрәк булыр дип ышанам”,- диде регион җитәкчесе.

Аннары Губернатор танылган спортчыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Федерациясенең спорт министры приказы нигезендә, Алинә Халитова (киокусинкай) белән Рөстәм Фаткуллинга (көрәш) “Россиянең спорт мастеры” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Рөстәм Фаткуллин билбау көрәше – татар милли көрәше белән шөгыльләнә. Ул Сабантуйларда, төрле турнирларда һәм ярышларда һәрвакыт беренчелекне ала.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*