Дөнья мөселманнары Аллаһының рәхмәте белән ай буе ураза тотканнан соң, Рамазан бәйрәменә дә ирештеләр. Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан аен һәрберебез зарыгып көтте һәм менә ул инде үтеп тә китте.
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенең янкормасында зур итеп бәйрәм ашы уздырылды. Монда Киндерле, Түбән Тәүде район үзәге, тирә-як татар авыллары мөселманнары җыелды. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов Коръән сурәсеннән өзек, вәгазь сөйләде.
Без аннан ай буена уразада ифтарларга кемнәр йөрүен, материаль ярдәм итүчеләрне сорадык.
– Мәчеткә олылар да, яшьләр дә, балалар да йөрделәр. Ураза тотучы хатын-кызларның күп булуы шатландырды. Укулар үткәрдек, мәктәп укучылары бик актив катнаштылар.
Спонсорлар эшкуарлар булдылар. Алар Киндерле мәчете рәисе Ринат Насыйров, Ислам Кадыйров, Низам Магомедов, Киндерле егетләре Руслан, Рамил Әхтәриевлар, Дамир Мөхәммәтов. Авыл халкы бик булышты. Ай буена ураза тотучыларны Асия апа Сәйдуллина, Нәркизия апа Әхтәриева, Нурания апа Бакиева ашаттылар. Спонсорларга, шушы апаларга, пылау пешерүчеләргә, камыр ашлары китерүчеләргә зур рәхмәт. Садакалар кабул булсын, – дип сөйләде Сәлимҗан хәзрәт.
Чыганак: yanarish72.ru