tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына багышланган күргәзмә ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына багышланган күргәзмә ачылды

«Халык әдәбияты» күргәзмәсе Габдулла Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына 115 ел еллыгы уңаеннан оештырылды. Татар фольклорына багышланган бу лекция шагыйрь үзе исән чагында ук киң танылу алган.

«Халык әдәбияты» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынган экспонатлар тәкъдим ителә. «Тукай геройлары һәм образлары рәссамнарны һәм скульпторларны яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра, шулай итеп, Татарстан мәдәниятен баета», – дип күргәзмәне ачты Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Татарстан Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова Габдулла Тукай музее үзенең ишекләрен 1986 елда ачуын, татар җәмәгатьчелегенең үз халкын, мәдәниятен, телен таныткан Габдулла Тукай хөрмәтенә музей булдыру өчен зур тырышлык куйганын әйтте.

«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсем килә, алар Габдулла Тукай биографиясен, иҗатын өйрәнеп кенә калмыйча, аның белән бәйле экспонатлар, предметлар җыеп, аларны саклап, Татарстан Милли музеена тапшырдылар. Бу да зур хезмәт», – дип билгеләп үтте ул.

Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*