19 апрель көнне Казанның «Туган Авылым» ял итү комплексында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Чарада кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул «Бөтендөнья татар конгрессы» татар халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләрен, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару юнәлешендә эшләвен белдерде.
«Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк. «Бөтендөнья татар конгрессы»на татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләребезне, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару максаты куелды. Иң беренче чиратта, «Карга боткасы» – ул балалар бәйрәме. Безгә бүгенге көндә балаларны виртуаль дөньядан, гаджетлардан тартып чыгарыр өчен, милли төсмерләр булган бәйрәмнәребезне, борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк. Ел фасылларын карый башласак, җәй аенда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй, көз көне без хәзер «Каз өмәсе»н кертеп барабыз. Ә менә яз башында төрки халыкларда – «Нәүрүз» булса, татарларда – «Карга боткасы» уздырылган», – диде ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, «Бөтендөнья татар конгрессы» алдагы елларда да борынгы милли бәйрәмнәрне кире кайтару юнәлешендә эшчәнлеген дәвам итәчәк.
«Әлбәттә, бу эшне киредән кубарып, милли бәйрәмне кире кайтару әле башланды гына, без бу юнәлештә актив эшлибез, әлеге темага аерым фильмнар да төшерелде. Алга таба да безнең балаларыбызның күңел дәфтәрләренә уелып калырдай милли бәйрәмебезне кире кайтара алырбыз дип ышанам», – дип ассызыклады ул.
«Карга боткасы» бәйрәме «Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Туган авылым» комплексы ярдәме белән үткәрелде. Килгән кунаклар «Карга боткасы» йоласының тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде.
Зөлфия Шәвәлиева
Чыганак: https://tatar-inform.tatar