tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ПлатонОйунский һәйкәленә чәчәкләр салды.
Васил Шәйхразыев ПлатонОйунский һәйкәленә чәчәкләр салды.

Васил Шәйхразыев ПлатонОйунский һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев Якутск шәһәрендә Платон Алексеевич Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салды.

Монумент бронзадан коелган, шактый массив һәм мәйданның аз катлы архитектура ансамбле фонында доминант булып күренә. Һәйкәл 2003 елда тантаналы рәвештә ачылган һәм Якутскның үзәк мәйданнарының берсендә урнашкан. Ул П.А. Ойунский фигурасыннан һәм «П»хәрефе формасында эшләнгән металл аркадан торган скульптура группасыннан гыйбарәт. Үлчәмнәре 9 х 12 метр булган аркада язучы әсәрләреннән цитаталар уеп язылган.

Монумент Республика мирасы буларак дәүләт саклавына тиешле тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*