tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе финалистлар исемлегендә
Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе финалистлар исемлегендә

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе финалистлар исемлегендә

Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) финалистлары игълан ителде. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм номинацияләр агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинацияседә финалистлар арасында Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе дә бар. Нәтиҗәсе 19 май көнне билгеле булачак. Биш финалист арасыннан берсе генә “Бәллүр каләм” иясе булачак.

1. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

2. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

3. Антонова Дарья Александровна (Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты)

4. Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе

5. Власова Марина Михайловна (Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе)

Фото Татар-информ порталыннан алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*