tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе концерт куйды
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе концерт куйды

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе концерт куйды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе үзләренең концертларын оештырды. Ул шәһәрнең «Чулпан» мәдәни үзәгендә үтте. Чараны шулай ук «Ак калфак» оешмасының рәисе Кадрия Идрисова тамаша кылды һәм ахырдан фикерләре белән уртаклашты.

«Тулаем алганда, 21 илдә, 52 төбәктә һәм Татарстанның 43 районында һәм шәһәрендә безнең оешманың бүлекләре эшләп килә. «Ак калфак» оешмасы вәкилләрренең ел буена проектларда, бәйгеләрдә җиңгән концерт номерлары күрсәтелде биредә. Менә биредә чыгыш ясаучыларның — һәрберсенең үз хезмәт урыны бар. Ләкин алар «Ак калфак» иҗтимагый оешмасында эшләргә вакыт табып, тырышып эшлиләр. Шулкадәр матур концерт оештырдылар. Вакыт мәсьәләсе дә бар бит әле, аларның һәркайсы ир хатыны, һәрберсе әни, күбесе әби, дәү әни дә! Аларның күңеле кушкан эшләр! Ата-аналар балаларын да алып килгәннәр монда, димәк, үзебезнең җыр-моңнарны, биюләрне һәм милли йолаларны санлыйлар», — дип ассызыклады ул.

Шулай ук Кадрия Идрисова Казан «Ак калфак»лыларына рәхмәт белдерде һәм конгрессның Рәхмәт хаты белән бүләкләде. «Без инде аңлап утырдык, май ае — һәрвакыт йомгаклау вакыты. Бу инде Казан бүлеге «Ак калфак»лыларының йомгаклавы. Алга таба шулай үз телебезне, моңыбызны, кыйблабызны онытмасак иде. Безнең оешма вәкилләре 6 яшьтән алып ук бала-чага белән эшли. Аларны халкыбызның гореф-гадәтләребезгә өйрәтергә омтылабыз. Гомумән, бүгенге хезмәтләрегез өчен рәхмәтләребезне белдерәбез, Казан «Ак калфак»лылары», — диде ул.

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәхимә Арсланова «Ак калфак» оешмасының Казан бүлекчәсенә 8 ел рәислек итә.

«Бүгенге бәйрәм концерты — Казан «Ак калфак»лыларының еллык нәтиҗә тамашасы буларак узды. Безнең төп максат: милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны балаларга җиткерү. Төрледән-төрле бәйгеләр даими төстә оештырабыз», — диде Рәхимә Арсланова.

Шулай ук әңгәмәдәш, киләчәккә булган планнар турында да сөйләде. «Узган ел «Җырлы-моңлы гаилә» дигән проектка нигез салдык һәм безнең Казанда «Ак калфак» ансамбле оешты. Гомумән, мин шушы «Ак калфак» оешмасының Казан бүлекчәсе җитәкчесе буларак, «талантлы кеше син, туганым» дигән әйтемгә төшендем. Чөнки безнең арада бик күп төрле һөнәр ияләре бар һәм алар шулкадәр сәләтле. Күпләр кул эшләренә оста, шигырьләр иҗат итәләр, җырлыйлар һәм бииләр. Әле без киләчәктә үзебезнең театрны да булдырырга ниятлибез. Үзебезнең күчмә утырышларны исә күп очракта балалар бакчаларында уздырабыз. Әлбәттә, нәни генә сабыйларның, балаларның ана телендә саф сөйләшүләре, мәдәниятебезне үз итүләренә сөенмичә мөмкин түгел», — ди ул.

Концертта шулай ук Әлки районының «Ак калфак» җәмгыяте катнашты. «Алга таба дуслыгыбыз һәм хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын. Шушы матур чарада катнашуыбызга чиксез шатбыз. Безнең Әлки районы — бихисап горурланырлык шәхесләр биргән төбәк. Алар арасында безнең оешма әгъзалары булган ханымнар вә туташлар да күп», — диде Әлкидәге «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Шәгалиева.

Алга таба концерт тамашасы барышында Әлфия Шәгалиеваның ире, автор-башкаручы, музыка мәктәбендә балаларга белем бирүче Илнур Шәгалиев «Яшик әле» җырын башкарды. Әлки районыннан үзешчән шагыйрә Гүзәлия Рәхмәтуллинашигырен тәкъдим итте.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*