Ижауның Төзүчеләр шәһәрчеге, 65 адресы буенча урнашкан күпкатлы йорт диварына Советлар Союзы Герое, шагыйрь, хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең сурәте төшерелде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан шәһәр хакимияте Ижауда 4 Советлар Союзы Героеның муралын ясау турында карар кабул итте. Муса Җәлил рәсемен ясауны Удмуртиянең «Татар эшмәкәрләре клубы» үз өстенә алды. «Әлеге проект турында ишеткәч, без Ижауда герой-шагыйрьнең рәсемен ясау теләге белән яна башладык. Әлбәттә, мондый зур рәсемне ясау зур чыгымнар сорый. Клубтагы эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иткәч, бу тәкъдимне барысы да куәтләп алдылар. Ижаулылар гына түгел, Воткинск, Можга, Сарапул шәһәрләре эшкуарлары да кушылды. Егетләрнең, кызларның барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм! Үзебезнең бөек татар шәхесләренең исемнәрен барлау, алар турында сөйләп, үсеп килүче яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз. Шушы тарихны саклап калуга үз өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланам», – диде «Татар эшмәкәрләре клубы» рәисе Дамир Хаҗиев.
Әзерлек эшләре февраль аенда ук башлана. Рәсемне ясау өчен уңайлы булган урынны сайлау, эскиз ясау, техник яктан барлыкка килгән сорауларны хәл итү – барысын да шәһәр хакимияте белән бергәләп хәл итәләр. «Шәһәр хакимияте каршында махсус комиссия эшләде. Рәсем төшерү өчен берничә урын тәкъдим ителде. Йортның дивары тәрәзәсез, тигез булуы мөһим иде. Урын сайлангач, йортта яшәүчеләрнең ризалыгын алдык. Әлеге йорт кеше күп йөри торган урында булуы белән дә отышлы. Бу шулай ук төп таләпләрнең берсе иде», – дип, әзерлек эшләре турында сөйләде клубның башкарма директоры, Дәүләт Советы депутаты Рамил Гайнуллин.
Муралны танылган рәссам Дмитрий Костицын ясый. Диварга Муса Җәлилнең сурәтеннән кала, «Кичер, илем» шигыренең татар һәм рус телендә соңгы ике куплеты да язылган. Тиздән шагыйрьнең биографиясе язылган сайтка кертә торган куар-код эленәчәк.
М. Җәлил сурәтенең халык арасында зур кызыксыну уятуы сөендерә. Җәяүлеләр генә түгел, машиналарда үтеп баручылар да туктап, рәсемне фотографиягә төшерәләр. «Бу рәсем, беренче чиратта, шәһәрне бизи. Безнең тарихи мирасыбыз булып тора. Кечкенә чагында М. Җәлилнең иҗаты белән кызыксына идем, шигырьләрен дә ятладым. Хәзерге заман балалары аның турында нәрсә белә микән? Шушы рәсем балаларны халкыбыз геройлары белән таныштыруга этәргеч булыр дип уйлыйм. Проектны тормышка ашыручыларга бик зур рәхмәт!» – ди янәшәдәге йортта яшәүче Сәрия ханым.
Муралны ясап бетергән көнне безнең янга 8 яшьлек Саша исемле малай килде. Беренче көннән үк рәссамның эшен күзәткән ул. «Мин Муса Җәлилнең кем икәнлеген белү өчен, аның турында фильм карадым. Ул – Бөек Ватан сугышы герое, матур шигырьләр язган. Минем әтием дә – минем өчен чын герой. Ул хәрби операциядә һәлак булды. Муса Җәлилне бөтен кеше хәтерләгән кебек, мин дә әтием турындагы истәлекләрне һәрвакыт күңелемдә саклаячакмын», – диде кечкенә танышыбыз.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ижауда тагын 3 Советлар Союзы Геройларының: – Евгений Кунгурцов, Татьяна Барамзина һәм Александр Сабуровның – рәсемнәре барлыкка киләчәк.
Эльвира Хуҗина