tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты
Милли Шура рәисе Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты

Милли Шура рәисе Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты.

Әңгәмәнең төп темасы 2025 елның 27–29 июнендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узачак XV юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе иде. Әлеге вакыйга Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны берләштерәчәк һәм милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, татар мәдәниятен таныту өчен әһәмиятле мәйданчык булачак.

Гадәт буенча, Сабантуй кысаларында милли спорт уеннары узачак. Алар арасында милли көрәш һәм ат чабышлары булачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән автомобильләр дә көтә.

Шулай ук кунакларны милли мәдәни чыгышлар, концерт номерлары, интерактив мәйданчыклар һәм күргәзмәләр көтәчәк. Халык кәсепләре, кул эшләре, истәлекле сувенирлар ярминкәсенә аерым игътибар биреләчәк. Нократ һәм Татар ишегалдыларында  катнашучы төбәкләрнең мәдәнияте, аш-сулары һәм тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре тәкъдим ителәчәк.

Күңел ачу һәм мәдәни өлештән тыш, оештыручылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышланган тематик чаралар да әзерли. Алар арасында — махсус күргәзмәләр, мастер-класслар, төрле яшьтәге катнашучылар өчен патриотик чаралар булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*