tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бер адым да артка чигенмәм…”
“Бер адым да артка чигенмәм…”

“Бер адым да артка чигенмәм…”

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә “Бер адым да артка чигенмәм…” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече, татар автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова тырышлыгы белән әзерләнгән кичәдә җирле каләм осталары, ана теле укытучылары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары сабыйлары катнашты.

Шигърият сөючеләрне өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

“Россия халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурдан кубып билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңү – ул безнең ил халкы өчен тарихи, беркайчан да онытылмас вакыйга. Татар халкы вәкилләре дә немец гаскәрләрен тар-мар итүгә зур өлеш керткән. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска, үсеп килүче буынга тапшырып калдырырга бурычлы.

Төбәгебезнең татар язучылары Бөек Җиңүгә багышлап күп шигырьләр иҗат иттеләр. Аларның патриотик рух белән сугарылган иҗат җимешләре тиздән “Сембер язлары” әдәби альманахы булып дөнья күрәчәк”,- диде автономия җитәкчесе.

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины, сугыш чоры баласы Рифгать Ахмедуллов үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты.

“Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде: кемнеңдер – әтисе, берәүнең газиз баласы, абыйсы яки энесе фронтка китте. Күпләр мәңгелеккә яу кырында ятып калды. Балалар колхоз кырларында, завод-фабрикаларда өлкәннәргә булышып, Бөек Җиңү көнен якынайттылар”,- диде Рифгать Фазулла улы.

Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрәләр Рита Имаметдинова белән Динә Сафина яңа гына табадан төшкән шигырьләрен сөйләделәр. Рита ханымның улы Рамазан да әнисенең “Ил батырлары” исемле шигырен яңгыратты. Өлкәбезнең танылган, үрнәк, милләт җанлы Мударисовлар гаиләсе дә алардан калышмады. Ульяновск дәүләт аграр университеты мөгаллиме Фаил Мударисов иҗат иткән “Өч төсле байрак” шигырен улы Замир хискә бирелеп, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды. Шулай ук Алия Рязапова, Дамир Камалетдинов, Динар Залалов, Илнур Сагдеев, Азалия Гисматуллина, Әмир Альметов белән Самира Хәлимова сугыш турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр иде. Ә шәһәребезнең 20 нче “Искринка” балалар бакчасы нәниләре һәм 64 нче мәктәп укучылары солдат киемнәре киеп бик матур биеделәр һәм вальс әйләнделәр.

Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче “Хыял тамчылары” балалар ансамбле һәм “Урама” халык фольклор ансамбле кичәнең бизәгенә әверелде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова җитәкчелек иткән сәнгать коллективлары дәһшәтле сугыш вакыйгаларын чагылдырган җырларны башкарганда, тамашачыларның күзләре яшьләнде.

“Тизрәк илебездә тынычлык урнашып, ир-егетләребез, безнең әтиебез СВОдан исән-сау кайтсын иде”,- дип күз яшьләрен сөртте 20 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Динара Хәлимова.

Мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге татар халык театры артистлары сугыш елларын кабат искә төшерделәр. Алар билгесез автор әсәре буенча хатын-кызларның, балаларның дошманнар тарафыннан җәберләнүен сәхнәләштереп, тамашачыны тәмам тетрәндерделәр.

Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова әдәби кичәдә катнашучыларга дипломнар, күчтәнәчләр тапшырды һәм китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*