tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренчеләрдән булып
Беренчеләрдән булып

Беренчеләрдән булып

Индрәй авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов дини бәйрәмнәрнең беренче көнендә үк авылдашларын чакыра. Корбан бәйрәмендә дә иртәнге гаеттән соң ук, мәчет тирәсендә изге күңелле ярдәмчеләре аш пешерә торган казаннар янында кайнаша иде инде. Корбанлыкка алып килгән итләрне турап салган берничә казан һәрвакыт мәчет янында торалар. Ә кояш эссесеннән сакланырга «Тюменьнеруд» оешмасы корылма ясарга ярдәм иткән. Җилдә уңайсызрак, киләчәктә бер ягын ябарбыз, диде Хәмзә хәзрәт. Биргәнне көтеп тормый ул. Сызымын әзерләп, сметасын төзеп, түрәләр янына үзе китә: аңлата, сорый. Ярдәмчеләре дә бар. Бәйрәм көнне дә, тәбрикләргә килгән өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков белән иң активларына: Марат Бакиевка, Василий Мусямовка, Рузилә Яхинага, Рөстәм Ариповка Рәхмәт кәгазьләре тапшырдылар. Араларында өлкә мөселман дини идарәсе исеменнән дә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев кул куйганнары да бар иде.

Җомга намазыннан соң, Коръән сүрәләре укып, тәмле аш белән сыйландылар. Авыл кешеләре дә, кунаклар да күп иде. Балалар, яшьләрнең шактый булуы куандырды. Хәмзә хәзрәт аларны мәчеткә тарта белә. Хәзерге вакытта дини укуларга йөри торган 18 бала Коръән укый, дип горурланып сөйләп алды ул. Кичке намазга гына түгел, иртәнге намазга да мәчеткә киләләр, ди.

Башка авыллардан килгән кунаклар өстәл янында йөгереп йөргән ярдәмчеләргә, остәлнең муллыгына исләре китте. Бездә мәчет халык акчасына гына яши, моный мөмкинлегебез юк, диделәр.

Дога кылганда изге Хаҗ сәфәренә китүчеләрне дә, Украинада илебез иминлеге өчен көрәшүчеләрне дә искә алдылар. Хаҗ сәфәрендәге индрәйлеләр Хәммәт Булатов белән Равис Ижбулаевның да Хаҗлары кабул булсын.

Шулай бәйрәм рухында дәвам итте изге көннәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*