Яңавылда узган ялларда балаларның үзләренең аерым Сабантуе узды. Иманлы киләчәк тәрбияләү өчен милли бәйрәмнәрне куллану матур йолага әйләнеп бара бу авылда.
– Балаларыбыз Корбаннын ни икәнен дә белми үсмәсеннәр, дип, беренче елны шул нияттән уздырган идек бу бәйрәмне. Мәчеткә бирелгән корбан итеннән шулпа, плов пешереп балаларны, авылдашларны сыйладык. Халкыбызнын милли уеннарын уйнадык, – диде Сиринь хәзрәт үз чыгышында.– Шулай итеп, Ходайнын рәхмәте белән менә быел икенче мәртәбәсен үтә.
Коръән уку белән башланып киткән әлеге бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан нәни мөселман-мөслимәләр өчен төрледән-төрле Сабантуй уеннары оештырылды.
Әлеге чарага килүчеләрнең шәригать кануннарына туры килерлек итеп киенеп килүләре дә бәйрәм рухын баетты. Көн дәвамында килгән кунаклар күңелләрен милли, дини рухта “агартты”, үзара аралашты, иманлы яшь буын тәрбияләүдә мондый чараларның әһәмиятен танып, дәвамлы, нәтиҗәле булса иде дигән дога-фикерләре белән бүлеште.
Ә ахырдан корбан итеннән пешерелгән пловтан, шашлыктан авыз итеп, тәм-томнар белән сыйланып мәчет оештырган әлеге чарадан аерылырга теләмичә генә өйләргэ таралыштык.
Чыганак: agryz-rt.ru