tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария”гә иҗазәтләр алды
КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария”гә иҗазәтләр алды

КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария”гә иҗазәтләр алды

Зөлхиҗҗә аеның 21нче көнендә (17нче июньдә) Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә иҗазәтләр (таныклыклар) тапшыру тантанасы булып узды, ул “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария” буенча белем бирү мөмкинлеге бирә. Тәҗвид буенча шигъри формада язылган әлеге классик хезмәтләр бар ислам дөньясында хафизлар тарафыннан яттан өйрәнелә. Әлеге чарада Коръән-хафиз, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые, Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Булат хәзрәт Мөбарәков, Халыкара Ислам Бизнесы Ассамблеясы вице-президенты Хәйдәр Камалетдинов, Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге баш белгече Нияз Сафиуллин, шулай ук “Ислам – тынычлык һәм толерантлык дине” студентлар лагеренда катнашучылар бар иде.

Тантанада 22 шәкерткә “Төхфәтел-әтфәл” буенча, ә 10 шәкерткә “Мүкаддимә әл-Җәзария” буенча иҗазәтләр тапшырылды. “Төхфәтел-әтфәл” 61 бәеттән тора, ул үз эченә Коръән уку кагыйдәләрен шигъри формада туплаган.

Кунаклар ассызыклаганча, хәтта татар дин галиме һәм мәгърифәтче Галимҗан хәзрәт Барудиның да “Төхфәтел-әтфәл” буенча иҗазәте булган. КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренең иҗазәтләрендә тапшыручылар чылбыры Баруди аша уза. Мондый иҗазәтләр биредә 2010нчы елдан тапшырыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*