Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә килде. Биредә ул XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру мәйданчыкларын карап чыкты.
Аның белән бергә мәйданчыкларны Нократ Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Виктория Палевина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар карады.
XV Бөтенроссия авыл Сабантуе 27-28 июньдә узачак. Программада – Киров өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка субъектларыннан иҗат коллективлары чыгышлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм фермерлар товарлары күргәзмәсе, спорт ярышлары, халык һөнәрчелеге, җирле җитештерүчеләрнең сувенирлары һәм башка продукциясе, шулай ук азык-төлек продуктлары ярминкәсе.
Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган аерым чаралар планлаштырылган.