Майның соңгы көнендә Мәчәләйдә Сабан туе узды. Быел ул, мәчәләйлеләр теләгәнчә, урман янындагы аланда оештырылган иде. Сабан туе программасында көрәш тә, өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар да, авыл халкы яраткан армрестлинг та, гер күтәрү дә, балалар өчен велосипед узышлары да, җыр конкурсы да бар иде.
Мәчәләй җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов, бәйрәмне ачып, авыл халкын Похвистнево районы башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Шахвалов, «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, «Восток» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ренат Искәндәров, Самара өлкәсе азәрбайҗаннары лигасы идарәсе рәисе Ширван Кәримов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров, “Батырлык” ордены кавалеры Рәмис Терегулов һәм Архангельск шәһәре Думасы рәисе урынбасары Рим Калимуллин белән таныштырды.
Традиция буенча, Сабан туен ачып, Сәйфулла хәзрәт Бәхтиев Коръән сүрәләре укыды. Авыл активистлары, «Восток» хезмәткәрләре һәм волонтерлар бүләкләнде.
Сәламләү сүзендә төп иганәче, эшкуар Фәхретдин Канюкаев быелгы Сабан туеның халкыбызның бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге, үткәненә ихтирам символы булуын билгеләп үтте. «Мәчәләй һәрвакыт югары планка куя. Без традицияләрне саклап кына калмыйбыз, катлаулы заманнарда да халыкларны берләштерүне күрсәтәбез», — дип билгеләп үтте.
Чыганак: samtatnews.ru