tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңгәр үзенә олимпия чемпионнарын җыйды
Миңгәр үзенә олимпия чемпионнарын җыйды

Миңгәр үзенә олимпия чемпионнарын җыйды

Көрәш буенча дөнья чемпионатының финал өлеше Миңгәр авылында MINGER этно-фестивале мәйданчыгында узды. Финал бәйгеләрендә барлык җиңүләрне Россия Федерациясе спортчылары яулады.

Чемпионатка  дөньяның 27 иленнән 300дән артык спортчы килде. Ярышларның финал өлешендә 11 авырлык категориясендә,  60 килограммнан алып 130 килограммнан артыгракка кадәр һәм абсолют авырлыкиа  көрәштеләр. Шулай ук дөнья чемпионаты тарихында беренче тапкыр пляж көрәше (комда) һәм атларда көрәш ярышлары узды.

Ачылу тантанасында көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР грэпплинг президенты Радик Абдрахманов һәм башкалар катнашты.

“Безнең өчен көрәш – ул халык тарихы һәм аларның яхшы мәгънәсендә традицияләр. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Минем белән бер сәхнәдә илебезнең спорт легендалары тора. Җир йөзендә 7,5 миллиард кеше яши. Аларның иң көчлеләре хәзер  биредә”, – дип билгеләде Җәүдәт Миннәхмәтов.

Абсолют авырлык категориясендә Лаеш районы өчен чыгыш ясаучы Зәй егете Радик Сәлахов җиңүче булды. Ул ярышларның төп бүләген – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән автомобильне алды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*