tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татарча футбол уйнадылар
Уфада татарча футбол уйнадылар

Уфада татарча футбол уйнадылар

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге балалар арасында “Тупаяк” дип аталган татарча футбол турниры оештырды.

“Зенит Триумф Уфа” футбол клубы манежында узган милли турнирда дүрт команда ярышты. 2015 елгы малайлар “Зенит Триумф Уфа”, ⁠Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясе, ⁠84нче Татар гимназиясе һәм “Ихлас” мәчетенең “Әлиф” командалары составында җиңү өчен ярышты.

— “Тупаяк” турнирының үзенчәлеге – ярышның милли колоритлы булуында. Бүгенге чараны командалар арасында күнекмәләр, сабантуй форматындагы уеннар белән башлап җибәрдек. Татарча футболның төп кагыйдәсе: тренерлар, хөкемдарлар, уенчылар татарча сөйләшергә, барлык футбол терминнары татарча яңгырарга тиеш. Безнең максатыбыз – балаларны яраткан спорт уеннары аша телсөярләр итеп тә тәрбияләү, — диде, турнирны ачып, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

Матчлар “алтыга алты” форматында (капкачы һәм алты уенчы) узды. Мәйданда киеренке көрәш барды.
– Һөҗүмчеләр, алга!
– Капканы саклагыз!
– Сакчылар, уяу булыгыз!
– Көндәшең үкчәңә баса!

Һәр команданың тренеры уенчыларын саф татарча дәртләндереп, кисәтеп, уенга чәм өстәде. Кызу ярышта 84нче Татар гимназиясе – беренче, “Зенит Триумф Уфа” командасы – икенче, 65нче Татар гимназиясе командасы өченче урынга лаек булдылар. Әлбәттә, “Әлиф” командасы уенчылары да сынатмады. Күптән түгел генә оешкан булуларына карамастан, җитез уен күрсәтте. Җиңүче командалар Кубоклар белән бүләкләнде.

Әйткәндәй, турнирда “Әллүки”нең якын дуслары – ике Татар гимназиясе укучылары да яхшы уен күрсәтте. Журналыбызны укып үсүче зирәк тә, җитез дә малайлар көндәшләре капкасына туп керткән саен без дә алар өчен кул чаба-чаба, “Го-о-ол!” дип кычкырып, мәйданны яңгыраттык.

“Футбол – ул физик спорт кына түгел, акыл уены да. Безнең команда уенның төп шартларын, нечкәлекләрен белеп уйнады. Ярышлар белән бик канәгатьбез, әфарин!”, – диде 84нче Татар гимназиясе командасы тренерлар составы исеменнән Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов.

Турнирда уенчылар да, җанатарлар да Уфа “Нур” татар дәүләт театрының актеры, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховны яңа образда ачты. Биредә актер 65нче Татар гимназиясе командасының тренеры сыйфатында үз эшенең остасы буларак ачылды.

Турнирны оештыручылар, спорт сөюче балаларны бер мәйданга җыеп, һәммәсенә маҗаралы, кызыклы, милли, татарча футбол бүләк итте.

Дәвамлы бул, “Тупаяк!”

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*