Бүген, 28 июнь көнне, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Милли бәйрәмебезгә Бөтендөнья татар конгрессы Ростов өлкәсеннән алып Бурятиягә кадәр дистәләгән төбәктән меңләгән татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә җыйды.
Чарада мәртәбәле кунаклар катнаша: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм башка рәсми затлар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше башланыр алдыннан кунаклар төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән танышты. Сабантуй мәйданында нократ, татар һәм башкорт йортлары тәкъдим ителгән. Биредә һәркем милли бәйрәм рухын тоя ала: милли ризыклардан авыз итеп, традицион һөнәрләр, халык киемнәре белән танышып, җирле халыкларның мәдәнияте һәм тормыш рәвеше турында күбрәк белергә мөмкин. Кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкәсе дә зур кызыксыну уята.