Бүген, 28 июнь көнне, Киров өлкәсенең Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы кысаларында «Тулпар ат» бәйрәменең күчмә символын тапшыру тантанасы узды.
Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов символны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченкога тапшырды. Нәкъ менә Пенза өлкәсе киләсе XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итәчәк.