28 июньдә, Ханты – Мансийск автономияле округының Урай шәһәрендә, киң колач белән милли бәйрәм – Сабан туе узды. Конда елгасы яры буенда узучы чара Урай шәһәренең 60 еллыгына багышланды. Бирегә Россиянең төрле почмакларыннан бик күп кунаклар җыелды.
Чарада Югра губернаторы Руслан Кухарук, Урай шәһәре башлыгы, якташыбыз Тимур Закирҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе — Шәрипов Ирек Илдус улы һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә профессиональ артистлар, коллективлар чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артистлары Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фирдүс Тямаев җырлары бәйрәмнең бизәген тәшкил итте. Шулай ук Лениногорскидан килгән артистлар — җырчы, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова -Шәмсуарова, күпкырлы талант иясе, җырчы, биюче Регина Гиззатуллина, виртуоз баянчы Рөстәм Идиятов чыгышларын да халык алкышларга күмде.
Сабан туена килүчеләр татар, башкорт һәм башка халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныша алдылар. Шулай ук бу көнне кул осталары һәм һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре ярминкәсе дә гөрләп эшләп торды.
Сабан туеның иң истә кала торган мизгеле, әлбәттә, милли көрәш. Халкыбызның гасырлардан сакланып килгән милли уен төре буенча турнир узды. Бәйрәмгә килүче һәркем татар халкының төрле милли уеннарында теләп катнашты. Сабантуй кунаклары махсус бәйрәм өчен пешерелгән 1000 килограммлы чәк-чәктән авыз иттеләр.
Кыскасы, Себер якларында узучы милли бәйрәмебез — Сабан туенда катнашуыбыз белән без горурланабыз!
Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова