tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутиягә бардылар
Якутиягә бардылар

Якутиягә бардылар

Быел татар халкының милли бәйрәме – 25нче Федераль Сабантуй Саха (Якутия) республикасының башкаласы Якутск шәһәрендә узды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Якутия башлыгы Айсен Николаев катнаштылар.

Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы Луганск халык республикасыннан алып Ерак көнчыгыш төбәкләренә кадәр 29 төбәктән татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә  җыйды. Киров өлкәсеннән өч татар оешмасы җитәкчеләре Рәүф Фәсхетдинов, Равил Нургалеев, Язилә Әсхәтдинова бардылар. Көн дәвамында Сабантуйда 50 мең тирәсе кеше катнашкан. Бу иң колачлы бәйрәм булуын һәм халык тарафыннан яратылып үткәрелүен күрсәтә.

Кунаклар өчен төрле чаралар оештырылды. Бәйрәм кысаларында театраль номерлар, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, традицион бәйгеләр һәм спорт ярышлары уздырылды. Төп сәхнәдә танылган артистлар һәм музыкаль коллективлар катнашында зур концерт куелды.

Татарстан Республикасының Түбән Кама районы ярдәме белән Сабантуй мәйданында уникаль “Татар утары” да булдырылды. Биредә кунаклар халык һөнәрләре, милли ризыклар, татар көнкүреше белән якыннан танышалар.

Сабантуйда халыкны иң мавыктырганы – татар көрәше. Сабантуй Батыры исемен алыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иң көчле көрәшчеләр бил алыштылар. Сабантуй Батыры булып Татарстаннан килгән Радик Сәлахов калды. Ул Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов призы “Лада Гранта” автомобиленә лаек була. Шулай ук Рөстәм Нургали улы Якутиянең милли-мәдәни иҗтимагый оешмасына ГАЗель “Соболь” микроавтобусын бүләк итә. Милли якут көрәше “Мас-Мадыны” буенча батыр калучы Якутия башлыгы исеменнән “Рысь” вездеход машинасы белән бүләкләнә.

Сабантуйның күчмә символы тантаналы рәвештә Омск өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Андреевич Колесникка тапшырыла. Димәк, киләсе елда Федераль Сабантуй Омск өлкәсендә булачак.

Рәүф әфәнде һәм Язилә ханым Башкортстан республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе татар оешмалары җитәкчеләре белән бергә Якутиянең Хатасса авылына да барып килделәр. Бу авылда чыгышлары Башкортстаннан булган туганнары белән очрашалар, андагы татарлар тормышы белән танышалар.

Рәмзия ХӘКИМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*