Иртәгә, 7 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына киләчәк.
Сәфәр кысаларында татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу планлаштырыла. Шулай ук Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашу көтелә.