tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинәгә тиңнәр юк
Алинәгә тиңнәр юк

Алинәгә тиңнәр юк

Мәскәүнең “Россия” милли үзәгендә Бөтенроссия студентларның чыгарылыш кичәсе узды, анда 450 егет һәм кыз катнашты.

Тантаналы кичәдә фәнни, иҗтимагый, иҗади, спорт эшчәнлегендә һәм медиа-сферада аеруча зур уңышларга ирешкән илебезнең 25 иң яхшы студентын бүләкләделәр. Алар арасында быел Ульяновск дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, студентларның “Улей” медиаүзәге җитәкчесе Алинә Камаева да бар иде.

Алинә педуниверситетның бакалавриатын кызыл дипломга бетергән. Уку чорында үзен грамоталы, актив, тормышка битараф булмаган студент сыйфатында таныткан. Студентларның “Улей” медиаүзәге җитәкчесе буларак, университет яшьләренең эшчәнлеген мәгълүмат киңлегендә яктыртуга зур өлеш керткән.

Узган елда Алинә Бөтенроссия яшьләре “ШУМ” премиясенең “Профессионально о главном” номинациясендә җиңү бәхетенә ирешкән.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*