tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Августның икенче шимбәсе Россиядә Физ­культурачылар көне буларак билгеләнеп үтелә.  Бу – ничә генә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләр, яшәү рухын һәм тәнен ныгыту белән шөгыльләнүчеләр бәйрәме.

Бүгенге көндә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару норма булып саналуы сөендерә. Иң мөһиме – иле­без, төбәгебез җитәкчеләре тарафыннан моңа зур игътибар бирелә – максатчан программалар ярдәмендә төрле спорт объектлары, махсус зал­лар, мәйданчыклар төзелә.

2007 елда максатчан федераль программа нигезендә төбәктә беренчеләрдән булып төзелгән Сергачның “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бүгенге көндә тирә-яктагы округлар спортчыларын берләштерүче төп спорт объекты булып тора. Биредә бассейннар, шугалак, тре­нажер заллары, баскетбол һәм волейбол уйнау өчен спорт залы бар, янәшәдә ясалма газонлы футбол мәйданчыгы урнашкан. 11 спорт төре бу­енча уңышлы эшләгән секцияләрдә якынча 1200 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Тулаем алганда, сезонда ФСКга йөрүчеләр саны көненә меңнән ар­тык. Спорт комплексы белән уңышлы җитәкчелек иткән якташыбыз Шамил Алешин кул астын­да йөзгә якын кеше хезмәт итә. Алар арасында милләттәшләребез дә бар – Шөбиледән Маргари­та Мөхәммәдиярова, Сергачта яшәүчеләр Ринат Сөннәтов (Грибан) һәм Рафаэль Арифуллин (Ту­кай).

Сер түгел, округыбызда “Лидер” ФСКсы барлыкка килгәннән бирле, спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игъти­бар бирелә һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә.

Өстәл теннисы, пауэрлифтинг, җиңел атлетика, фитнес, йөзү, баскетбол, фут­бол, волейбол, хоккей, шорт-трек, бил­баулар белән көрәш төрләрен үз иткән спортчылар округ, өлкә, төбәкара, ил, хәтта дөньякүләм ярышларда уңышлы катнашып, җирлегебез данын намуслы яклый. Округыбызның исемен алдынгы­лар рәтенә кертүдә тренер-инструктор-ларның өлеше гаять зур.

Йөзү буенча югары категорияле тренер Маргарита Мөхәммәдиярова “Лидер”да беренче көннән башлап хезмәт куя һәм ФСК ярдәмендә сергачлыларның күп өлеше йөзәргә өйрәнде, ди ул.

– Йөзү – барлык спорт төрләре арасында иң авыры. Бу өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен фанат булырга кирәк. Ел саен төрле яшьтәге дүрт төркемдә даими рәвештә 120 кеше шөгыльләнә. Ирләр, хатыннар һәм дә балалар арасында да йөзү буенча өлкә чемпионнарыбыз бар.

Спорт – ул авыр хезмәт. Иң мөһиме – теләк булсын, икенчедән, әти-әни ярдәме кирәк, калганы өчен тренер җаваплы. Нәкъ менә шул өч әйбер уңышлы спорт-чының төп нигезе. Билгеле, һәр тренер үз тәрбияләнүчесен зур спортчы итеп күрергә тели, әмма ләкин, беренче чират­та, аларның һәркайсы кешелекле булып калсын иде, – ди Маргарита ханым.

Аның шәхси спорт карьерасы 8 яшендә йөзү секциясеннән башлана. Унбиш яшеннән җиде ел дәвамында су полосы белән шөгыльләнә. Шөбиле егете белән гаилә ко­рып, өлкә үзәгеннән авылга кайткач, дистә елга якын җирле мәктәптә белем бирә, ә инде ФСК ачылу белән, үз урынын спортта таба.

Соңгы вакытта шактый популяр булган пауэрлифтинг белән биредә ике төркемдә алты дистә кеше шөгыльләнә. Шушы көч (силовой) спорт төре нечкәлекләренә аларны грибанлы Ринат Сөннәтов өйрәтә.

– Елдан-ел пауэрлифтинг белән шөгыльләнүчеләр саны арта һәм бу күренеш, һичшиксез, сөендерә. Аның асылы спортчы өчен иң авыр үлчәүдәге каршы­лыкны җиңүдән гыйбарәт. Ул мускула­тураны үстерергә, чыдамлылыкны арт­тырырга ярдәм итә. Кечкенәләр җиңел тренажерларда шөгыльләнсә, олыраклар гантельләр, штанга, гер күтәрә. Якын киләчәктә округыбызда гер спортын торгызу максаты бар, шулай ук берәр масштаблы турнирга чыгуны да күз уңында тотып, бар көчебезне тренировкаларга юнәлтәбез.

Безнең спорт төрендә иң мөһиме – теләк, максат һәм омтылыш, болар бул­са, ярышларда да, тормышта да зур уңышларга ирешеп була. Пауэрлифтинг­ны үз иткән һәркемгә киләчәктә дә спорт белән дус булып, актив тормыш алып ба­руларын телим, – ди Ринат Тимершаевич.

Билбаулы көрәш – татар халкының ко­лориты, милли спорт төре булса да, Ра­фаэль Арифуллин (Тукай) кул астында дүрт төркемдә шөгыльләнүче сигез дистә малай-егетнең берсе генә татар.

– Көрәш – халкыбызның тарихы, традици­ясе, уй-фикер образы. Ул, барлык спорт төрләре кебек үк, тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Ихтыяр көчең булу, авыр­лыклар алдында югалып калмау да мөһим. Шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Безнең уңышларга килгәндә, иң югарылары – Дагстанда узган Россия беренчелегендә Иван Росин көмеш ме­даль яулады, ә Үзбәкстанда узган Дөнья чемпионатыннан алтынчылар булып кайт­тык. Бу – алга барырга, үз өстебездә тагын күбрәк эшләргә этәргеч булды һәм без җиң сызганып кабат Россия беренчелегенә әзерләнәбез. Күптән түгел генә егет-кызла­рыбыз Сафаҗайда “Шәкертләр бәйрәме” кысаларында оештырылган көрәш ярыш­ларында уңышлы катнашты, кайбер татар авылларында узган сабантуйларда да үз осталыгыбызны күрсәттек.

Тәрбияләнүчеләрем арасында өч егет – спорт мастеры кандидаты, җиде көрәшче – беренче, алты егет-кыз – икенче, бише­се өченче разрядлы спортчылар. Мин һәркайсы белән ихластан горурланам. Ә

барлык башлангычларыбызны хуплаган, шушындый дәрәҗәле турнир-ярышларга бару мөмкинлеге тудырган өчен Шамил Хайдәр улына олы рәхмәт белдерәм, – ди югары категорияле тренер, спорт масте­ры Рафаэль Камил улы.

Юл уңаеннан, язма геройларыбызны һәм барча физкультурачыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Барыгыз­га да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, зур казанышлар һәм җиңүләр телибез!

Румия ХАМЗИНА 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*