13 август көнне ТНВ телеканалының “Таяну ноктасы” тапшыруында Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге һәм Печән базары фестивале турында сөйләштеләр
Фикер алышуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлар кураторы Ләйсән Фәхриева, “Ясалма” (Нейротатарлар) IT җәмгыятенә нигез салучы һәм кураторы Сәйдәш Мифтахов, Sky.Tat.ru татар теле онлайн-клубына нигез салучы Данил Идиатуллин, шулай ук балалар өчен Наным уенчыкларын булдыручы һәм Печән базарында катнашучысы Диләрә Сабирова катнашты.
Әңгәмә вакытында кунаклар Бөтендөнья татар яшьләре форумының яшьләрне берләштерүдәге әһәмияте, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны милли тел һәм мәдәният тирәсендә туплавы турында сөйләде. Форумның ел дәвамында оештырган проектлары, яшьләрне татар телен өйрәнүгә, милли мохиттә аралашуга җәлеп итүдәге ролен билгеләп үттеләр.
Тапшыру барышында Печән базарына аерым тукталдылар. Бу фестиваль — сәүдә урыны гына түгел, ә иҗатчылар, кул эшләре осталары һәм мәдәният әһелләре өчен тәҗрибә уртаклашу, фикердәшләр табу, яңа проектлар башлау мәйданы. Ел саен ул татар мәдәниятенә битараф булмаган меңләгән кешене җыя, милли киемнәр, сәнгать әсәрләре, музыка һәм остаханәләр аша Казанның милли колоритын күрсәтә.
Моннан тыш, тапшыруда чит төбәкләрдә татар телен саклау юллары, читтә яшәүче татар яшьләренең үзара аралашу мәйданнары һәм Казанга килүнең милли үзаңны ныгытудагы әһәмияте дә ассызыкланды. Кунаклар шулай ук милли мәдәниятне һәм телне саклауның бүгенге шартлардагы үзенчәлекләрен билгеләп үтте, заманча технологияләр ярдәмендә татарча контентны үстерү юлларын тәкъдим итте.
*Тапшыруның тулы язмасын бик тиздән ТНВ телеканалыннан карарга мамкин булачак.
Чыганак: TATFORUM