tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзенчәлекле юбилей
Үзенчәлекле юбилей

Үзенчәлекле юбилей

Гомер баскычларыннан өскә менгән саен холкыбыз гына түгел, кыяфәтебез белән дә үзгәрәбез. Дөньяга караш, акыл һәм тормыш тәҗрибәсен туплап, барысын да җайга салып яши башлаганда гына «картлык» дигән афәт ишек шакый. Әгәр сәламәтлегең булса, җитмеш яшьтә дә йөгереп кенә йөрисең. Ә бит ул да бөтен кешегә тәтеми, адәм баласына картлыкны да Аллаһы Тәгалә сайлап кына бирә. Олы яшькә чыгып, бала-оныкларың синең тирәдә гөрләп торсалар, моннан да зур бәхет бармы?

Олыгайгач, юбилей кичәләрен ничек матур һәм истәлекле итеп уздыру турында күпләребез баш вата. Биеп-җырлап, музыка белән килешми кебек, без инде яшь түгел. 15 июльдә «Яңарыш» газетасында 20 елга якын хезмәт иткән Наилә Сафиуллина үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилейга тормыш иптәшем белән мин дә чакырылган идем. Мин «Яңарыш» газетасында үземнең шигырьләрем бастырылып килүе белән бик бәхетлемен.

«Яңарыш» газетасы – Төмән өлкәсенең татар массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң алдынгысы һәм иң танылганы. Җирле татарларның телен, мәдәниятен, милли үзаңын саклау һәм үстерүдә, хакимият башлыклары белән татарларның милли-иҗтимагый оешмалар мөнәсәбәтләрен көйләүдә гаять мөһим роль уйный. 35 еллык бай тарихы булган «Яңарыш» газетасының төбәгебездә яшәгән милләттәшләребез арасында абруе зур.

Шулай итеп, шундый көчле һәм абруйлы газета белән Наилә апа үзенең тормышын бәйли. Тиз арада үзенең фидакарьлеге, эшчәнлеге һәм мәгърифәтчелеге белән редакция коллективында гына түгел, бөтен Төмән өлкәсе һәм тирә-як төбәкләрдә яшәгән татарлар арасында зур абруйга ирешә, халык мәхәббәтен яулый. Үзенең тирән мәгънәле мәкаләләрендә ул биредә яшәгән милләттәшләребезнең актуаль проблемаларын яктыртып барды. Аеруча авырлыкка тарыган, кыенлыкка төшкән үзенең туган ягы булган – саз ягының проблемаларын күтәреп язды. Коры сүз белән генә чикләнмичә, шушы авыр проблемаларны хәл итү юлларын да табарга тырышып, авыр шартларда яшәгән якташларының көнкүрешен яхшыртуда һәрчак башлап йөрүче булды. Шулай ук җәмгыятебезнең дини, рухи, әхлакый яңарышы темаларына да кагылмый калмый иде. Дин, тарих, мәдәният турында һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган мәкаләләрне яратып укыдылар.

Сүзебезне юбилейлар уздыру турында башлаган идек, аның хуҗабикәсе Наилә ханым бу эшләрдә оста оештыручы да икән. Халкыбызга, динебезгә хас булган бу юбилей бигрәк тә килешле һәм үзенчәлекле үтте.

Халкыбызның йоласы буенча ямьле мәҗлес изге Коръән сүрәләреннән башланды. Илаһи сүзләр укуны, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, Төмән шәһәрендә тугыз ел буе яшәгән гарәп теле, ислам дине белгече Динар хәзрәт Нәфыйков башкарды. Коръән аятьләре укылганнан соң, Динар хәзрәт Наилә апаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, җыелган кешеләргә эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ислам диненең төп баганаларын өйрәнергә, Раббыбызның мөкатдәс әмерләрен, кушканнарын үтәргә, дин гыйлемен яшь буынга җиткерергә өндәде. Шуның белән бергә Наилә Сафиуллинаның Төмән өлкәсендә яшәгән татарларның йолаларын, милли үзаңын үстерүгә керткән өлешен бәяләде.

Әйтеп китәргә кирәк, Динар хәзрәт киң кырлы шәхес. Дини гыйлемне Россиянең иң алдынгы уку йортларында алган, иң көчле остазларында укыган кеше ул. «Гыйлем алыр өчен Кытайга булса да барыгыз», – дигән Мөхәммәд пәйгамбәрнең әмерен үтәп, Динар хәзрәт Казанда дини югары белем алып, Төмәндә дәүләт университетында магистратураны тәмамлап, дөньяви гыйлемнәрне дә уңышлы итеп үзләштерде.

Наилә апаның юбилей тантанасында шундый бай гыйлемгә һәм тәҗрибәгә ия булган кешенең катнашуы чарага ямь өстәде. Коръән уку һәм вәгазь сөйләү белән чикләнмичә, Динар хәзрәт юбилярның үтенече буенча тулаем бөтен дүрт сәгатьлек бәйрәм программасының алып баручысы да булды. Динар хәзрәт белән бергә чарада аның хәләл җефете Айгөл Мәхмүтова һәм кызы Сәмия Нәфыйкова да катнаштылар. Айгөл ханым тумышы белән Иркутск өлкәсеннән булып, андагы «Байкал дулкыны» дигән татар ансамбленең солисткасы булган. Сәнгать эшлеклесе буларак, Наилә апага һәм аны котларга дип килгән кешеләргә җыр бүләк итеп, «Кара урман» һәм «Сахралар» җырларын башкарды.

Килгән барлык кунаклар өчен дә конкурс оештырылды. Динар хәзрәт дин, иман һәм ислам тарихына багышланган сораулар биреп, Наилә апаның кечкенә оныкларына Коръән аятьләрен укытып, сорауларга җавап бирүчеләргә, Коръән укыган балаларга бүләкләр өләште. Оныклары әбиләренә багышлап язган шигырьләрен укып куандырдылар.

Бәйрәм мәҗлесе дәвамында Наилә апаның туганнары һәм дуслары аңа изге теләкләр теләп, матур җырлар җырлап, кадерле бүләкләр тапшырып, тәбрикләп бардылар. Динар хәзрәт «Яңарыш» газетасы битләрендә бастырылган котлауларны укыды. Наилә апа һәрбер котлаучыга аерым итеп рәхмәт белдерде, яшькә, гомергә багышланган үзенең шигырен сөйләде. Кунаклар алдында чыгыш ясап, үткән елларга әйләнеп карап, тормышындагы иң бәхетле, шатлыклы мизгелләрне искә төшерде.

Наилә апаның юбилее тыйнак рәвештә, әмма шул ук вакытта бик күңелле үтте, барлык кунакларга да ошады. Бөтенесе дә Наилә апага һәм юбилей чарасын алып барган Динар хәзрәткә рәхмәт белдерделәр.

Римма АРСУХИНА.
Рәсемдә: юбилей кичәсендә.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*