Хөрмәтле баш мөфти шәех Равил Гайнетдин!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Сез талантлы җитәкче, дин галиме, Ислам гыйлемен дөньяга таратучы абруйлы остаз. Россиядә дини һәм әхлакый кыйммәтләрнең үсешенә керткән өлешегез бихисап зур. Әлеге эшчәнлегегез дәүләтебездә генә түгел, ә Россиядән читтә дә югары бәясен алган.
Хөрмәтле Равил хәзрәт, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим. Киләчәктә дә хакимият һәм халык тарафыннан хөрмәткә һәм игътибарга лаек шәхесебез булып Ватаныбызга хезмәт итәргә язсын Сезгә. Бөтендөнья татар конгрессы белән Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте арасында һәрвакыт эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез саклансын. Туган көнегез мөбарәк булсын!
Иң изге теләкләр белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев