Хөрмәтле Татарстан халкы!
Безнең республика – бай тарихлы, күпмилләтле, үз гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклаган, шул ук вакытта яңалыкка омтылган төбәк. Татарстан бүген икътисади үсеше, алдынгы технологияләре, белем һәм мәдәният үзәкләре белән дан тота.
Ләкин иң зур байлыгыбыз – ул без, республикабызның халкы. Һәрберебезнең тавышы һәм фикере мөһим. Сайлауга бару – ул бары тик гражданлык бурычы гына түгел, ә үзеңнең киләчәк өчен җаваплылык тоюы.
14 сентябрь көнне сайлау участокларына килегез. Үз тавышыгызны биреп, Татарстанның тотрыклылыгы, үсеше һәм киләчәге өчен өлеш кертегез.
Сезнең карар – республикабызның иртәгесе көне!
Киләчәгебезне бергә булдырыйк!
Татарстан көчле булсын, имин һәм бәхетле булсын!