tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә-хөрмәте
Хезмәтенә күрә-хөрмәте

Хезмәтенә күрә-хөрмәте

Сайлаган һөнәренә тугры булып, игелекле эшләре-гамәлләре белән хөрмәт яулаган, уңышларга, дәрәҗәле исемнәргә лаеклы булган Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә татар теле әдәбият укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова сентябрьдә 60 яшь гомер бәйрәмен билгеләп үтте. “РФ Гомуми белем бирүнең макатулы хезмәткәре, “Һөнәренә тугрылык өчен” күкрәк билгесе иясе һәм күпсанлы Мактау грамотлар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән,хезмәтеннән ямь тапкан, эшенә бөтен күңелен биреп эшләгән укытучыны укучылары ярата, ата-аналар хөрмәт итә. Банисә Ниязова татар мәдәниятен, татар телен саклаучы, үстерүче күренекле шәхес. Кирәк чакта үзе дә спектакльләрдә уйный, шәһәр күләмендә узган чараларда катнаша. Мәктәптә укычыларына төпле белем, тәрбия биргән укытучы һөнәренең барлык нечкәлекләрен аңлап, үз эшен яратып эшли. Ул инде күп еллар тубыллылар арасында хөрмәт казанды. Татар теле һәм әдәбят укытучысы Банисә Ниязова төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулады. Аның төп казанышлары турында “Яңарыш” газетасы битләрендә язылып барды. Укытучы һөнәрен сайлавы очраклы булмаганы һәм үзенең хезмәт юлы турында Банисә ханым белән әңгәмә кордык.

-Банисә Сөнгатулловна, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан?

-Мин Вагай районының Агытбаш дигән гүзәл авылында дөньяга килдем. Авылыбызның исеме дә бик мәгънәле-нәкъ шушыннан Агыт елгасы башлана. Авыл халкы, бигрәк тә әбием, “Агытбашым-асылташым”, дип әйтергә ярата иде. Һәркемгә дә үз туган ягы иң кадерле, иң якын, асылташ сыман кыйммәт. Миңа 4-5 яшьләр тирәсе булганда, гаиләбез Тугыз авылына күченеп килде, чөнки Агытбашта башлангыч мәктәп кенә иде. Башлангыч, урта белемне Тугыз сигезъеллык мәктәбендә алдым. Аннары Супра авылы мәктәбендә укуымны дәвам иттем.

-Сездә укытучы булу теләге кайчан туды?

-Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Балачакта иң дә яраткан уеным “мәктәп” иде. Башта уенчыкларымны җыеп “укыттым”, аннары абыемның балаларына “белем бирдем”. Миңа һөнәр сайлауда үземнең остазларым да зур йогынды ясадылар. Мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым Мәфтиха апа Сафина, аннары класс җитәкчем Наилә апа Корманова(мәрхүмә)булдылар. Минем хәтеремдә мәктәптә укучыларына тирән белем биргән, олы тормыш юлына озаткан һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы остазлар булып сакландылар. Бөек затлардан үрнәк алып, аларга сокланып Укытучы һөнәрен сайладым. Еллар артыннан еллар үтте. Мәктәп еллары, соңгы кыңгырау, имтиханнар, чыгарылыш кичәсе…Күпләрне борчыган:”Кая барырга, нинди һөнәр сайларга”?-дигән сорау мине борчымады, чөнки минем максатым ачык: укытучы булырга! Мәктәпне бетергәч, бердә уйланмыйча, Тубыл шәһәре педучилищесына укырга кердем. Балачак хыялым тормышка ашты. Кулыма диплом алдым.

Башта аз комплектлы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Янымда киңәш бирүче укытучылар булмады. Мәктәптә мин бердән-бер укытучы идем. Аннары Тубыл районы Күкрәнде мәктәбендә хезмәт юлымны дәвам иттем Башта башлангыч сыйныф укытучысы, татар теле, шул ук вакыттта директор урынбасары вазифасын да башкардым. Замана үзгәрә һәм укытучы бер җирдә таптанырга тиеш түгел, ә үсәргә, алга барырга тиеш дип Тубыл пединститутының рус-татар бүлегенә укырга кердем һәм уңышлы тәмамладым. Тубыл шәһәренә күченеп килеп, 15нче мәктәптә хезмәт итүемә шактый еллар узды. Уктыучы булып эшләгәнемә инде 40 ел. Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы һөнәр иясе булганымны ныграк тоям, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлыйм, горурланып та куям.

-Сез Тубыл шәһәренә килгәннән бирле татар теле һәм әдәбиятны укытасыз. Шәһәр балаларында туган телгә хөрмәт, кызыксыну теләген уятуга ничек ирешәсез?

-Укучылармны татар теле һәм әдәбият белән кызыксындырырга тырышам. Алар төрле иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Мәркәзебез Казанда, Төмән өлкәсендә узган бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр яуладылар.

-Сайлаган һөнәрегез, хезмәтегезнең нәтиҗәләре белән сез канәгатьме?

-Үз һөнәреңне яратып эшләсәң нәтиҗәсен күреп була. Хезмәтенә күрә-хөрмәте, диләр. Хезмәтемне, укучыларым белән ирешкән уңышларыбызны күрә белгән җитәкчеләребезгә дә рәхмәтлемен. Мин үземне бәхетле дип саныйммы? Минем өч балам бар, үз йортым бар, һәм иң мөһиме-яраткан эшем бар. Шуларны уйлаганда күңелем тулып китә. Бу бит-чын бәхет! Тормыш ул һәрвакыт шома гына бармый. Авырлыклар, сынаулар да була. Ләкин бәхет-ул шушы авырлыкларны җиңеп чыга алу. Минем гомер юлымда төрле хәлләр булды. Әммә һәр сынау мине көчлерәк итте. Мин һәр көнгә шөкер итәм. Минем гаиләм, минем эшем, тормышым-барысы да минем бәхетем.

Алдына куйган максатларына ирешкән, үз балаларына, укучыларына кирәк булганын тоеп яшәгән Банисә Ниязовага эшендә һөнәри уңышлар телибез. Татар теле патриоты булган, олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз!

Римма Умитбаева.Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*