tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар сүзе»ндә беренче җиңүем
«Татар сүзе»ндә беренче җиңүем

«Татар сүзе»ндә беренче җиңүем

“Татар сүзе” бәйгесендә мәктәп елларыннан бирле катнашып киләм, әмма әллә тәҗрибәм булмаганга, әллә бәхет елмаймаганга, финалга үткәнем булмады. Шуңа күрә быел үткәрелгән бәйгегә артык өметләр багламыйча, катнашуым гына ни тора дип җибәрдем.

Яз айларында социаль челтәргә, “Алия, Сезне финалга үтүегез белән ихлас тәбрик итәбез” дип хәбәр килгәч, башта ышанмадым. Ни дисәң дә, мин иҗат белән бәйле уку йортында белем алам, шуңа күрә дә  “Профессоналлар” номинациясенда саналам. Ә ул номинацияда  тәҗрибәле, бөек артистлар. Һәм алар белән беррәттән көч сынашып, 3 урынга чыгу – минем өчен мәртәбә, горурлык.Барлыгы 4500 гариза, шуларның 38 генә финалга үтте.

Бәйгегә ике гариза җибәрдем. Берсе “Күңел халәте” дип аталган үз шигырем, икенчесе исә Рәмис Әймәтнең “Бүрелек” шигыре. Нәкъ менә “Бүрелек” белән финалга уздым да.

“Татар сүзе” нең финалы бик масштаблы, грандиоз үтте. Бер сәхнәдә Зәйнәп Фархетдинова, Ришат Тухватуллинга кушылып “Туган тел”не җырлау гына ни тора. Җиңүчеләр рәтендә кечкенә балалар булуы сөендерде, алар үзара шундый чиста матур татар телендә аралашалар.Сокландыргыч күренеш. Димәк проект юкка түгел, нәтиҗәләр күз алдында.

Бәйгегә озын гомер телисем килә. Бар дөньяга таралган татарларны берләштереп, аралаштырып, таныштырып бер казанда кайнау – ул аерым бер мөхит.

Зур рәхмәтем миңа ышанган, минем өчен теләп торган гаиләмә, Казан театр көллияте педагогларына, остазларыма һәм дә инде әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим итеп, мине  әзерләгән сәхнә теле остазым Рәүф абыйга.

Алия Абдрашитова, Шәүкәт Биктемиров исемендәге

Казан театр училищесы студенты

https://arskmedia.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*