Уразавыл картлар йорты бүген рәсми кәгазьләрдә ГБУ “Дом-интернат для престарелых и инвалидов» дип йөртелсә дә, без аны гади халык телендәгечә атарга булдык.
Тарихи дөреслек хакында исегезгә төшереп үтик әле: ул элекке Уразавыл кирпеч заводының тулай торагы булган бинада урнашкан һәм бу ике катлы йорт нәкъ Уразавыл кирпеченнән салынган да булырга тиеш. Әлеге социаль учреждениене гамәлгә кую эшләрен Таһир Юсипов башлап йөргән, әаның беренче торучыларын 1996 елның көзендә директор буларак Мөнир Мостафин кабул иткән. Күргәнегезчә, киләсе елда Картлар йортына 30 ел тулачак.
Биредә яшәүчеләрнең бертөсле көнкүрешләрен Мәүлид аенда аз гына булса да төрлеләндерү һәм боегып барган күңелләрен бераз гына булса да күтәрү максаты белән икенче ел рәттән инде актуклы Максут абый белән Рафия апа Яруллиннар гаиләсе Уразавыл картлар йортында яшәргә мәҗбүр булучыларга бай чәй табыны корды, русча-татарча җырлар бүләк итте һәм, безнең татарларга хас булганча, күренекле кунаклар кыйммәтле бүләкләр дә алып килгән иде.
Татар эстрадасының бүгенге көндә иң популяр җырчыларыннан булган Марат Яруллин үз куллап Картлар йортының бүгенге директоры Ринат Каюмовка автоном рәвештә эшли торган күп функцияле музыкаль колонка тапшырды (фотода), ә директордан да зур булган яңа суыткычның фотосын безнең социаль челтәрләрдә карый аласыз.
Бу бүләкләрне булдыруда ярдәм иткән казанлы дуслары Ришат Мөкатдисовка Яруллиннар гаиләсен тирән ихтирамын белдерә. Яруллиннар Уразавыл Картлар йортында яшәүчеләргә өйдә әзерләнгән тәмледән тәмле камыр һәм татлы ризыклардан, казы-колбасадан һәм төрле җимешләрдән торган табын кору белән мәш килгән вакытта, без учреждениенең директоры Ринат Каюмов белән аз гына сөйләшеп алдык, ап-ак душ белән ванна бүлмәсен карап чыктык.
– Аллаһыга мең шөкер, ә безнең картларга даими рәвештә ярдәм кулы сузып торганы өчен татар халкына мең рәхмәт. Күбесенчә милләттәшләребезнең ярдәме белән бездә яшәүчеләрнең азык-төлек менюсы баетыла, көнкүрешләрен яхшырту өчен кирәкле җиһазлар сатып алына. Бәйрәмнәрдә килеп, концерт бүләк итүчеләребез дә бар. Менә Яруллиннар тарафыннан оештырылган бүгенге чара – бөек Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган Мәүлид ае бүләге дип кабул ителә.
Хәзер бездә 31 кеше исәпләнә. Кызганычка, унысы үз аяклары белән хәрәкәтләнүдән мәхрүм. Эшче, ягъни хезмәт күрсәтү персоналы җитәрлек. Алар барысы да үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкара, чөнки һәрбересе нинди контингентка хезмәт куячагын белә, – диде Уразавыл пансионаты директоры.
Кереп барышлый Ринат Яруллин белән дә бер-ике сүз кушышып алдык.
– Узган елда яңа сезонны башлап, зур һәм дәвамлы гастрольләргә чыгып китәр алдыннан, биредәге картларга килеп, хәер-садака йөзеннән шундый ук табын корган идек, шулай ук бергә-бергә җырлашып утырдык. Бала-онык, туган-тумача кадер-хөрмәтенә сусап яшәүчеләрне бер-ике сәгатькә генә булса да көндәлек мәсьәләләреннән арындырып торырга тырыштык. Һәм, миңа калса, без шушы морадыбызга ирештек, чөнки барысы да диярлек олы рәхмәтләр, хәерле юллар, уңышлы гастрольләр теләп, безне озатып калдылар. Теләкләре Аллаһының “амин” дигән вакытына туры килде булса кирәк, чөнки без узган сезонда җиңел генә 80 концерт бирдек һәм быел шушы санны 100гә кадәр җиткерергә исәп бар. Шуңа биредә яшәүче картларның безгә булган теләкләрен хәер-фатиха дип кабул итәбез, – диде Ринат Максут улы.
Элекке туйлардагыча беррәттән тезелеп киткән озын өстәл арты биредә яшәүче һәм эшләүчеләр белән тулгач, аларның мәдәни ялын оештыручы Афия апа Каюмова хәйрия мәҗлесен башлап җибәрде, тезелеп баскан Яруллиннар гаиләсенә олы рәхмәтләрен ирештерде һәм кул астында тәрбияләнүчеләренә күтәренке кәеф туплап, күңелле ял теләде. Авыр тормыш шартларында калучылар өчен һәрьяклап та кайгыртылган, игътибар белән чолгап алынган шундый социаль учреждениеләр булдырганы өчен Максут абый Яруллин хөкүмәткә рәхмәт әйтте, биредә эшләүче белгечләргә күркәм сабырлыклары, шәфкатьле булулары һәм эчкерсез тырышлыклары өчен тирән ихтирамын белдерде, ә өстәл артын тутыручыларга яшәү дәртен җуймаска киңәш итте.
Аналы-уллы – Рафия апа белән Марат чәй ясап йөргән вакытта, аталы-уллы – Максут абый белән Ринат һәрбер кешегә яхшы таныш булган популяр җырларны яңгыратып җибәрделәр. Алар арасында русчасы да, татарчасы да җитәрлек булды. Барысы да рәхәтләнеп чәйләнде, җырлады. Әмма ләкин кайбер мизгелдә күз яшьләренә төренүчеләр дә бар иде. Миңа калса, бу җырлар аларны иң матур, гөрләп яшәгән чорларына алып кайтты да, күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтте, булса кирәк…
Табынлы, җырлы мәҗлесне йомгаклап, Ринат Фаракша улы шундый җылы бәйрәм оештырганнары, иң кирәкле бүләкләр тапшырып калдырганнары өчен Яруллиннар гаиләсенә зур рәхмәтен әйтте, Ринат белән Маратка уңышлы сәфәр теләде һәм тагын күрешергә өмет баглады.
Ә Марат үз төркеме белән октябрьдә – 16, ноябрьдә 19 концерт бирәчәк. Бер айга уртача 15 концерт кына булса да, майга кадәр, һичшиксез, алар 100гә тутырачак. Шулай була күрсен, ният кылган максатлары чынга ашсын, өмет-хыяллары алдан юл ерып барсын.
Олег ХӨСӘИНОВ